ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
23 гыйнвар 2023, 11:10

Сәламәтлек – иң зур байлык

Бүгенге көндә кешелекне борчыган җитди мәсьәләләрнең берсе – сәламәт яшәү рәвеше.

Сәламәтлек – иң зур байлыкСәламәтлек – иң зур байлык
Сәламәтлек – иң зур байлык

Әйе, сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Югалган сәламәтлекне кайтарып алуы да авыр. Көчле, җитез, түзем, эшкә сәләтле булу өчен даими рәвештә физик эш, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Каразирек авыл мәдәният йортында бу өлкәгә ныклы игътибар юнәлтелгән. Биредә мәдәният хезмәткәрләре сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында бик күп спорт чаралары үткәрә. Әйтик, күптән түгел мәдәният йортына “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” спорт-уен чарасына җыелдылар. Иң тәүдә спорт, дөрес итеп туклану, көн режимы кеше организмына ничек йогынсы ясаганы турында сөйләшеп алдылар. Күңелле разминка эшләп алганнан соң спорт эстафетасы старт алды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас