+24 °С
Яңгыр


Әлеге көнне хәзерге вакытта белем алучылар гына түгел, ә студент еллары артта калучылар да бәйрәм итә. Кеше гомерендә иң истә калган мизгелләр дә студент тормышы белән бәйледер, мөгаен. 21 гыйнварда Көсәкәй авылы клубында студентлар өчен күркәм чара оештырылды. Авылга кайткан студентлар кич буе мәктәп елларын искә алды, балачак мизгелләреннән торган видеоязмалар карады, мавыктыргыч уеннарда катнашты. Кичә заманча җыр-моңнардан торган дискотека белән тәмамланды. Фотолар район мәдәният йортының рәсми сайтыннан алынды.