ИГЕНЧЕ
-15 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар , 12:30

Башкорт халкының данлыклы кызы

Тайняш авылы китапханәсендә  Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишеваның тууына 115 ел тулу уңаеннан «Исемнәрең синең үлемсез» дип аталган әдәби сәяхәт оештырылды.

Башкорт халкының данлыклы кызы
Башкорт халкының данлыклы кызы

Чарада катнашучыларга танылган язучының тормышы, иҗат  юлы турында мәгълүмат җиткерелде. Укучылар   язучының “Кимсетелгәннәр”, “Олы Эйек буенда”, “Җимеш”, “Һөнәрче һәм өйрәнчек”, “Дус булыйк”  әсәрләре һәм “Башкорт халкының данлыклы кызы” дип исемләнгән тематик   өстәл күргәзмәсе белән таныштылар.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас в