+9 °С
Ачык
Бу көнне гимназиядә алар өчен саф һавада гаилә ярышлары үткәрелде. Спорт чарасында катнашучлыр рәхәтләнеп тюбинглар, туп һәм кәшәкә ярдәмендә ярыштылар. Ярышлар “Әни, әти, мин – спорт сөюче гаиләсе” девизы астында узды. Гаиләләр тизлектә, җитезлектә, командада эшли белүдә көч сынаштылар. Ярышлар нәтиҗәләре буенча 1 урынны – Гафаровлар , 2 урынны Әрдашировлар һәм Сәхиповлар гаиләләре, ә 3 урынны Муллагалиевлар һәм Гәрәевлар гаиләләре алды. Спорт сөюче гаиләләрне җиңүләре белән котлыйбыз!