ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
24 гыйнвар 2023, 05:15

Халык белән күзгә-күз

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев районыбызның авыл биләмәләрендә халыкны шәхси сорау-үтенечләре буенча кабул итүен дәвам итә. Кичә, 23 гыйнварда, хакимият башлыгы Рәҗәп авыл биләмәсе халкының үтенечләрен тыңлады.

Халык белән күзгә-күзХалык белән күзгә-күз
Халык белән күзгә-күз

 

Приёмга килүчеләр юл төзекләндерү, авыл мәдәният йортына музыкаль аппаратура сатып алу, медицина җиһазлары белән тәэмин итү һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать итте.

Рәҗәп авылында су башнясына капиталь ремонт эшләргә ярдәм иткәне өчен авыл халкы район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде.
Муниципаль район хакимияте башлыгының авыл халкын кабул итү көннәре дәвам итә.

Иртәгә, 25 гыйнварда 16.00 сәгатьтә Реканс Фәнил улы Ямалеев Имәнлекул авыл биләмәсе халкын кабул итәчәк. Бу турыда Имәнлекул авыл биләмәсе хакимияте җитәкчелеге үзенең “Бәйләнештә” челтәрендә белдерде.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас