ИГЕНЧЕ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар 2023, 16:10

Үрнәк мәктәбенең үз “бөркетләре” бар

Кичә Үрнәк урта мәктәбендә 4нче сыйныф укучыларын “яшь бөркетләр” гә багышлау тантанасы узды.

Үрнәк мәктәбенең үз “бөркетләре” бар
Үрнәк мәктәбенең үз “бөркетләре” бар

Анда укучыларга “Русия бөркетләре” хәрәкәтенең яшь катнашучыларының символы – значоклары тапшырылды. “Русия бөркетләре” – башлангыч сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерү программасы. Ул эшчәнлекнең мәктәптәге һәм дәрестән тыш төрләре белән кызыксынуны үстерүгә һәм саклауга, укучыларның социаль әһәмиятле шәхес сыйфатларын, Ватан, команда, гаилә, сәламәтлек, табигать, танып-белү кебек төп кыйммәтләрне формалаштыруга юнәлдерелгән. Үрнәк урта мәктәбендәге “Русия бөркетләре” әгъзалары бу исемне лаеклы йөртер һәм киләчәктә илебез горурлыгы булыр, дип ышанабыз.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: