Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар , 15:55

Тарихның онытылмас бите

27 гыйнварда Русиянең Хәрби дан көне – Ленинград шәһәрен фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне билгеләп үтелә.

Тарихның онытылмас бите
Тарихның онытылмас бите

 Ленинград блокадасы – тарихтагы иң авыр һәм фаҗигале битләрнең берсе... Ил тарихына җуелмас хәрефләр белән язылган бу 900 көн һәм төн барлык заманнарда да һәр буын өчен чиксез батырлык, чыдамлылык һәм корычтай ныклы рух билгесе булып кала.  18 гыйнварда блокада чылбыры өзелә: ул 12 – 15 километр араны тәшкил итә.   Блокада бер елдан соң – 1944 елның 27 гыйнварында тулысынча тәмамлана.

 Яңа Калмаш авылы китапханәсендә авыл клубы белән берлектә шушы датага багышлап Хәтер һәм кайгы сәгате оештырылды. “Будем жить и помнить” дип аталаган өстәл күргәзмәсендә Ленинград блокадасына багышланган әдәбият, Ленинград шәһәрен азат итүдә катнашучыларның истәлекләре белән папка-тупламалар урын алды. Китапханәче Нәсимә Бәдамшина 376нчы укчылар дивизиясенең 1248нче укчылар полкының элеккеге политругы Гафият Бикмөхәммәт улы Әюповның “Мы отстояли” китабы белән таныштырды,   Ленинград блокадасын өзүдә катнашучылар һәм аны яклаучылар турында кыскача мәгълүмат җиткерде.

Тарихның онытылмас бите
Тарихның онытылмас бите
Тарихның онытылмас бите
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас в