ИГЕНЧЕ
-15 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар , 17:15

“Аның исеме Татьяна иде”

Бүген, 25 гыйнварда, билгеләнгән илебез студентлары бәйрәме – Татьяга көне алдыннан Яңа Коты авылы мәдәният йортында күңелле очрашу үтте.

“Аның исеме Татьяна иде”
“Аның исеме Татьяна иде”

Аны мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре берлектә әзерләде. Махсус шушы очрашу уңаеннан “Таня, Танечка, Танюша” дигән китаплар күргәзмәсе оештырылды. Анда хәзерге заман язучылары, Татьяналар – Татьяна Толстая, Татьяна Введенская, Татьяна Луганцеваның китаплары, Татьяна Полякова белән Татьяна Устинованың детективлары урын алды. “Татьяна көне” дип исемләнгән музыкаль күңел ачу чарасына яшь авылдашлары – югары һәм урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары булган егетләр-кызлары чакырылды. Очрашу барышында алар өчен тәбрикләүләр яңгырады. Китапханәче Неля Азизова егетләрне һәм кызларны бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштырып, “Аның исеме Татьяна иде” дип исемләнгән викторина үткәрде. Чарада студентлар тормышы турындагы күңелле көләмәч-анекдотлар да сөйләнелде. Артабан яшьләр мәдәният йортының художество җитәкчесе Йолдыз Шакирова оештырган шаян уеннарда катнашып күңел ачты. Очрашу дискотека белән тәмамланды. Чара бөтенесенә дә ошады. Мәгълүмат һәм фотолар Яңа Коты авылы мәдәният йорты һәм китапханәсенең “Бәйләнештә” челтәрендәге сәхифәләреннән алынды.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас в