-14 °С
Болытлы
Лида апа авылдашлары белән бергәләп кышкы урманга сәяхәт кылган. Ул безгә туган як табигатенең матурлыгын чагылдырган, шушы күркәм сәфәрдә Карсылу белән бергә төшкән фотосүрәтен тәкъдим итте.
“Кышкы урман бигрәк матур бит ул. Тирә-якта аклык, сихри тынлык. Туган ягыбыз табигате – безнең зур байлыгыбыз”, – диде чираттагы бәйгечебез кышкы табигатьнең гүзәллегенә соклануын белдереп.