ИГЕНЧЕ
-14 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар , 18:00

Мәктәп данын лаеклы якладылар

Русиядә – Укытучы һәм остаз елы

Мәктәп данын  лаеклы якладылар
Мәктәп данын лаеклы якладылар

Күптән түгел Бөре шәһәренең 7нче мәктәбе базасында гомум белем бирү учреждениеләре укучыларның республика күләмендәге “Совенок-2023” фәнни-гамәли конференциясе үтте. “Танып-белү ысулы буларак тик- шеренү” дип исемләнгән әлеге чарага Башкортстанның төрле төбәкләреннән белемгә омтылучы иң алдынгы укучылар һәм аларның җитәкче-остазлары җыелды. Конференция мәктәпнең ике бинасында үтте. Мәртәбәле жюри составында эшләгән Башкортстан дәүләт университетың Бөредәге филиалы преподавательләре, Бөре шәһәренең һәм районының әйдәүче укытучылары бәйгечеләрнең эшен бәһалады. Конкурста катнашучыларның күплеге заман укучыларының кызыксынулары һәм яңа белем үзләштерүгә омтылыш-теләкләре гади күңел ачу чикләреннән ерак торуын анык дәлилли. Чакмагыш беренче урта мәктәбе укучылары бу мәртәбәле бәйгедә даими катнашып, югары казанышларга ирешә. Бу юлы да сынатмады алар. Озак еллар дәвам иткән күркәм традиция буенча, аларны бу конкурска кече сыйныфлардан ук әзерлиләр. Укытучы Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина сыйныфында белем алган малайлар һәм кызлар, белемгә омтылышларын раслап, елның-елында призлы урыннар яулауга ирешәләр. Әлеге конференциядә катнашкан иң кечкенә укучыларның уңышлары да аерым мактау- ларга лаек, дип уйлыйбыз. Укытучы-остаз Р.И.Мостафина җитәкчелегендә конференциягә әзерләнеп, “Технология” номинациясендә чыгыш ясаган 2а сыйныфы укучысы Ландыш Камалованың фәнни эше Гран-прига лаек булды. Шундый ук югары казанышка 3а сыйныфы укучысы Камил Камалов та иреште. Аны бу чарага укытучылар Р.И.Мостафина һәм Г.М.Мәһәдиева әзерләде. “Тирә-як мохит һәм кеше” номинациясендә чыгыш ясаган 2а сыйныфы укучысы Рамин Шәфыйковның (җитәкчесе Р.И.Мостафина) тырышлыгы 2нче урын һәм шул ук дәрәҗәдәге Диплом белән бәһаланды. Урта һәм югары сыйныф укучылары да призлы урыннар яуладылар. Илсур Мостафин, Ирек Дәүләтов, Тимур Гыйләҗев, Ильяс Дәүләтов, Элина Хафизова, Элина Гыйләҗева, Альбина Исхакова (җитәкчеләре А.Р.Хәмәдиева, Ф.Ф. Галләмова) әлеге мәртәбәле чарада үз фәнни-тикшеренү эшләре белән катнашып, район һәм мәктәп данын лаеклы якладылар.

Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас в