ИГЕНЧЕ
-15 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар , 12:35

Рөстәм Нәбиевның чираттагы рекорды

Ике кулының көченә таянып, үзенең көчле рухына ышанып райондашыбыз, горурлыгыбыз, бөтенләй өметләрен өзгән кешеләргә үрнәк булырлык лачыныбыз  Рөстәм Нәбиев тагын бер биек ноктаны – Көньяк Америкадагы Аконкагуа тавына дөньяда беренче тапкыр беләк көче ярдәмендә артылган  альпинист буларак күтәрелеп, аны да үзенә буйсындырды.

Рөстәм Нәбиевның чираттагы рекорды
Рөстәм Нәбиевның чираттагы рекорды

Моңарчы шул рәвешле Эльбрус, Казбек, Килиманджаро тауларын буйсындырган егетнең казанышлары алда бик күп булыр әле. Авырлыклар аша үтеп, бирешмичә үз максатыңа ирешүең белән сине ихлас йөрәктән котлыйбыз. Киләчәктә дә рухың ныклы, тәнең сәламәт, гаиләң имин булуын телибез!

 

 

Фото һәм видео Рөстәмнең Инстаграмыннан алынды.

Автор:Индира Латыйпова әзерләде
Читайте нас в