ИГЕНЧЕ
-14 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар , 15:20

Тормыштан ничек шатлык табарга?

Районның Гаилә хезмәтендә “Тормыштан ничек шатлык табарга?” дигән темага чираттагы “Яңа тормыш” гаилә клубы үтте.

Тормыштан ничек шатлык табарга?
Тормыштан ничек шатлык табарга?

Кешегә шатлык тормыш канәгатьлегеннән, рәхмәтле булудан һәм күңел тынычлыгыннан килә. Без күңелебездәге “Мин” белән тәңгәллек тойганда шатлык хисләрен кичерәбез. Ә бит шатлык безне һәрвакыт озатып йөри торган күңел халәтенә дә ирешергә була. Моның өчен аны көтеп торырга түгел, хәзерге мизгелдә яшәп, тирә-яктагы яктылык-яхшылыкны күрә белергә генә кирәк. “Яңа тормыш” гаилә клубында катнашучылар чираттагы очрашуда “Шатлыкны кайдан алырга?”, “Күңел төшенкелегеннән ничек чыгарга?”, “Яшәү өчен илһамны кайдан табарга?” дигән сорауларга җавап эзләделәр. Аларга “Күңелле һәм бәхетле яшәү өчен нәрсә эшләргә?” дигән сорауга җавапның күп төрле вариантлары тәкъдим ителде. Моннан тыш, чара барышында хисләр киеренкелегеннән үзаллы котылу өчен 10 экспресс-ысулы өйрәтелде, релаксация һәм сулыш күнекмәләре дә эшләнде. Шулай ук авыр уйлардан, күңел төшенкелегеннән тормыш итү мәгънәсен югалтканда 88002000122 ышаныч телефоны саннарын җыеп, белгечләргә дә мөрәҗәгать итәргә була.
Тормышыгызда һәрчак шатлык-сөенеч өчен күп төрле сәбәпләр табылып кына торсын дип телибез.
Мәгълүмәт һәм фотосурәтләр район Гаилә хезмәтенең “Бәйләнештә” челтәрендәге сәхифәсеннән алынды.

Тормыштан ничек шатлык табарга?
Тормыштан ничек шатлык табарга?
Тормыштан ничек шатлык табарга?
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас в