ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 гыйнвар 2023, 19:05

200 саны — рекордлы күрсәткеч!

Чакмагыш аграрийлары өчен узган һәм агымдагы хуҗалык елларында 200 саны күркәм күрсәткечкә әверелде: былтыр хуҗалыклар барлыгы 200 мең тоннадан артык бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыеп алса, агымдагы ел башында һәр тәүлектә сөт җитештерү күләмнәре 200 тоннадан артып китте.

200 саны — рекордлы күрсәткеч!
200 саны — рекордлы күрсәткеч!

 Интенсив технологияләрдән ак тив файдалану, малларның токым сыйфатын яхшырту, аларны ба ланслап тукландыру һәм яхшы шартлар тудыру, шулай ук җитәк челәр, төрле звено белгечләре һәм терлекчеләрнең бердәм ты рыш хезмәт өлгеләре күрсәтүе нәтиҗәсендә ирешелгән әлеге күрсәткечләрдә җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” һәм “Байбулат” җәмгыятьләре, “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперати вының өлеше аеруча зур. Югарыда телгә алынган хуҗа лыкларда мондый күрсәткечләргә нәрсәләр исәбенә ирешелә икән соң? Безнең хәбәрчебез алардагы әйдәүче товарлыклысөтчелек фер маларында булып, шушы сорауга җавап табарга тырышты. Юлыбызны “Герой” авыл хуҗа лыгы җитештерү кооперативының Тайняш товарлыклысөтчелек фер масы белән танышудан башлап җибәрдек. Идарә рәисе, Башкорт станның атказанган авыл хуҗалы гы хезмәткәре Фәргать Фәрит улы Ваһапов әңгәмәбез барышында әлеге ферма турында аның мөдире Илнур Хөсәеновтан да яхшырак, җентекләрәк сөйләүче булмас, дип, аның янына озатты. Илнур Фәнил улы белән әлеге фермадагы эшчәнлекнең оештыры лышын карап чыктык. Биредә мал лар өчен дә, хезмәткәрләргә дә барлык шартлар да тудырылган: иркен, якты, җылы биналарда са вым сыерлары да, үстерү төрке мендәге һәм көтү составын яңарту га тәгаенләнелгән тиздән бозаулый сы таналар да, яшь үрчем дә даи ми игътибар үзәгендә. “Сыерның сөте – телендә”, – диелә бит халык мәкалендә. Бай рационлы мул ри зык белән туклану, һәр малкайның сәламәтлеге турында кайгыртып тору, әлбәттә, үз җимешләрен бир ми калмый – “Герой” кооперативында бүген һәр сыердан тәүлегенә урта ча 37,1әр килограмм сөт савып алалар. Тайняш фермасында әле ге күрсәткеч башкалардагыдан югарырак та әле. –Рәзилә Евдокимова белән На дежда Николайчеваның төркем нәрендә 127шәр баш савым сыеры, Гүзәлия Бакирова белән Хәйрулла Туктаевта 128әр баш исәпләнә, – ди Илнур Фәнил улы. Заманча саву залында сөтлеби кәләргә олы ихтирам күрсәтелүе күзгә ташланып тора: биредә чис талык, бар яклап та тәртип хаким лек итә. Җиленнәре яхшылап юылып, эшкәртелгән сыерлар саву аппаратына тоташтырылу белән компьютер мониторында алар турындагы барлык күрсәткечләр дә чагылыш таба. Сөт гомум линия аша махсус саклагычка туплана һәм биредә тиешле градускача суытылып, башлыча элиталы сорт белән эшкәртүгә озатыла. Мал торлаклары буенча сәяхәтебезне дәвам итәбез. Илнур Фәнил улы зур горурлык хисе белән үстерү төркемендәге, артабан каплатылган һәм шушы арада бозаулыйсы таналар асралган биналардагы шартларны күрсәтте, яңа туган бозауларга күрсәтелүче игътибархөрмәт тә тик мактау сүзләренә генә лаек. Һәр бинада җылы, коры, аслары даими тазартылып торыла, алларында җитәрлек күләмдә мал азыгы һәм су да бар. –Азыкны махсус агрегат ярдәмендә баланслап болгатып, тиешле микро һәм макро-элементлар белән баетып бирәбез, – ди ферма мөдире. – Һәр малга ул тиешле микъдарда билгеләнелә һәм бу күрсәткечләребездә уңай чагылыш таба да инде. Күрүегезчә, бездә савым сыерлары да башка фермалардагыдан күбрәк һәм хезмәткәрләрнең дә иң җаваплылары эшли, дип әйтә алам. Геройлыларда һәр малчы да җаваплылык һәм уңганлык җәһәтеннән сыната торганнардан түгел анысы. Иске Балак фермасында, мәсәлән, Инсаф Вазих улы Шәрипов кул астында Гөлназ Шәрифуллина, Миләүшә Нәбиуллина, Гөлназ Хөрмәтуллина, Гөлнара Галимова, Зөлфия Хәмәдиева кебек һәм Каран сөтчелек фермасында Рәшит Рәфи улы Хисаев җитәкчелегендә Резеда Муллаянова, Рәмилә Ситдикова, Асамметдин һәм Садретдин Ходайназаровлар кебек тырыш операторларның күрсәткечләре дә Тайняш фермасындагыдан бик азга гына калыша. Гомумән, геройлылар агымдагы елны да үзләре алдына югары үрләр билгеләп башлап җибәрделәр һәм шул темпны киметмәскә ниятлиләр. Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә дә эшкә үтә җаваплы карау нәтиҗәсен күрсәтә: узган елда һәм быел ел башында биредә сөт җитештерү темпларының елдам арта баруы күзгә ташлана. Байбулат товарлыклысөтчелек фермасы мөдире Фларит Хәбибуллин зур теләк белән үзләренең биләмәләрендәге эшләр барышы белән таныштырып йөрде. Әйтергә кирәк, биредә әле дә мал торлакларын төзү-төзекләндерү эшләренең тукталып торганы юк. Сөтлебикәләр заманча иркен, бөтен уңайлыкларга ия абзарларда асрала, һәркайсы алдында азыгы да мул, аслары да тәрбияле тотыла. Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматлар күрсәтүенчә, былтыр биредә көненә 16 тонналап сөт җитештерелсә, быел бу күрсәткеч 20 тоннага җиткән. Һәр сыерга исәпләгәндә уртача 28,2 шәр килограмм туры килә. Фларит Нәҗип улы моңа ирешүдә җәмгыять директоры Валерий Вадим улы Соколов, төрле звено белгечләр, терлекчеләр, бигрәк тә машина белән сыер саву операторлары Илдария Даукаева, Илнурия Хисамова, Дамира Раянова, Ирина Хисмәтованың берлектәге тырыш эшчәнлегенең өлеше зур булуын дәлилләде. Әлбәттә, мал азыгы запасын булдыруга өлеш керткән механизаторларның хезмәт өлеше дә ярыйсы гына сиФәнис Әмирханов. 200 саны — рекордлы күрсәткеч! Районыбыз малчылары ел башыннан сөт җитештерү күләмнәре буенча 200 тонна чиген узып киттеләр зелерлек, зооветбелгечләр, яңа туган бозауларны һәм үстерү төркемендәгеләрне тәрбияләүче хезмәткәрләр дә зур ихтирамга лаек. Биредә дә мал торлаклары буйлап үттек, яңа туган бозаулардан алып бүген-иртәгә бозаулап, төп көтүгә кертеләсе таналарга кадәр асралган биналардагы шартлар белән таныштык, заманча саву залында, сөтне суытып озату цехында булдык, хезмәткәрләр өчен кием алмаштыру һәм ял бүлмәләрен, ветеринар, ясалма орлыкландыру операторлары кабинетларын карадык. Әйе, бердәмлек белән генә зур максатларга ирешеп булуы бәхәссез. Ә сөт җитештереп, аны элиталы сорт белән эшкәртүгә тапшыру – бүген хуҗалыкларны тере акча кереме белән тәэмин итүче юнәлеш. Моны һәр хуҗалыкта аңлап эш иткәндә генә уңышларга юл ачык. Мәкаләдә сүз барган 200 саны биеклеген яулау өчен зур тырышлык күрсәткән хуҗалыклар арта баруы да сөенечле. Иң тәүдә телгән алган “Герой” кооперативында сөт җитештерүне узган елдагыдан ун тоннага (былтыр көненә 47шәр тонна җитештерсәләр, быел бу күрсәткеч 57 тонна тәшкил итә) арттырсалар, “Үзәк” машина-технология станциясенең Иске Бәшир фермасында да икеләтә алга китеш күзәтелүе сөенечле (былтыр 7 тонна урынына быел биредән көненә 13әр тонна сөт озатыла). Сөтнең артуы шулай ук “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозында ( 7,5 тоннадан 10 тоннага җиткән) да күзгә ташлана. Башка хуҗалыкларда да бу җәһәттән тырышлыкны арттыру яхшы нәтиҗәлелеккә китерер, тере акча агымын арттырыр иде. Моның өчен һәркайсында файдаланылмаган мөмкинлекләре бар, аларны эштә куллана белү генә таләп ителә. Районыбызда иң күп сөтне җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесе” җәмгыятендә җитештерүләре табигый. Биредә дистә еллар дәвамында иң алдынгы технологияләр нигезендә заманча сөтчелек ферма-комплекслары төзеп сафка кертү, малларның токым сыйфатын яхшырту, эшкә карашны тамырдан үзгәртү, мал азыгын яхшы сыйфатлы итеп әзерләп, аны баланслап биреп тукландыру, ныклы тәртип урнаштыру белән соңгы дистә еллар дәвамында алгарышлы үсешкә ирешелеп килү турында күп язып торабыз. Уртача район күрсәткечләреннән биредәгеләр һәрчак күпкә югарырак булып торуы белән аерыла. Узган елда хуҗалыкта һәр көнне 60ар тонна сөт җитештерелсә, быел бу күрсәткеч 75 тонна тәшкил итә, һәр сыердан былтыргы 23 урынына быел 29ар килограмм сөт савыла. Аның элита сорты белән озатылуын исәпкә алсак, хуҗалыкка акчалата керемнең дә күпкә арта төшүе аңлашыла. Бүген хуҗалыкның һәр товарлыклы-сөтчелек фермасында һәр сыердан уртача савым күрсәткечләренең 10 мең килограммнан да югарырак булуы табигый. Шартлар яхшы булгач, малкайлар да продукцияне күбрәк бирә, әлбәттә. Заманча мегафермаларда иркен, якты, җылы, аслары коры һәм таза, алларында һәрчак бай рационлы югары сыйфатлы мал азыгы, һәр сөтлебикәнең сәламәтлек торышы ныклы күзәтү астында. Хезмәткәрләр дә тудырылган шартларга үтә канәгать. Саву залларындагы пөхтәлек, иң заманча җиһаз-корылмалар һәм башкасы – барысы да югары күрсәткечләргә ирешеп эшләргә ярдәм итә. Без Уйбулат товарлыклы-сөтчелек фермасы буйлап кына үтеп, яшь үрчемнән башлап төп көтү асралган биналарга кадәр һәммәсендә булып чыктык, хезмәткәрләр һәм маллар өчен тудырылган шартлар белән дә таныштык. Барысы да эшчәнлекне үзбиеклегендә алып бару өчен эшләнелүе күзгә бәрелеп тора. Җәмгыятьнең генеральный директоры, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколовтан да, бик күп мәшәкатьләр белән тулы эш көненең бер мизгелен туры китереп, эшчәнлекләре турында берничә сүз әйтүен үтендек. Вакыты үтә кысынкы булуына карамастан, ул, гадәттәгечә, бу җәһәттән тәүлек әйләнәсе тырышлык салучы белгечләрдән, турыдан-туры фермаларда эшләүчеләрдән сораштыру урынлырак булыр, дип белдерде. Ә эш шартлары тудыру – җитәкче буларак, минем төп бурычым гына, дип чикләнде. Әлбәттә, бу күрсәткечләр артында иң беренче чиратта аның зур тынгысыз хезмәте ятуын беркем дә инкарь итми. Үзенә генә хас ныкышмалылык, эзмәэзлеклелек, даими рәвештә белемен күтәреп тору, күпъеллык тәҗрибәсен урынлы куллану, гадел таләпчәнлек, үз өлгесендә башкаларны да нәтиҗәлелеккә рухландыра бару шундый биеклекләргә юл ача да инде.

200 саны — рекордлы күрсәткеч!
200 саны — рекордлы күрсәткеч!
200 саны — рекордлы күрсәткеч!
200 саны — рекордлы күрсәткеч!
Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас: