ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
26 гыйнвар 2023, 10:45

Бөек шәһәр батырлыгына таң калып

Иртәгә, 27 гыйнварда, илебез халкы Ленинград шәһәрен фашист блокадасыннан азат итүнең 79 еллыгын билгели. 1944 елның нәкъ шушы аенда ныклы, какшамас көчле рухы белән дөньяны таң калдырган шәһәр Җиңү тантанасын кичерде. Туган шәһәрен дошманнан яклап калу өчен көрәшкән, коточкыч блокада михнәтләрен кичергән, салкынга, ачлыкка, атышларга һәм бомбалар явып торуга карамый исән кала алган ватандашларыбызның зур җиңүе булды ул.

Бөек шәһәр батырлыгына таң калыпБөек шәһәр батырлыгына таң калып
Бөек шәһәр батырлыгына таң калып


Илебез тарихында мөһим урын алган шушы истәлекле дата, дәүләтебезнең хәрби даны көненә багышлап Митрә-Әюп авылы мәдәният йортында “Блокада икмәге” акциясе оештырылды. Тарихи хәтерне үсеп килүче буын вәкилләренә тапшыруның безнең көннәрдә аеруча мөһим булуын күз уңында тотып, чарага 14 яшькә кадәрге үсмерләр чакырылды. Мәдәният йорты волонтерлары акциядә катнашучыларга хәтер символы булган 125 граммлы кара ипи кисәкләрен тапшырды. Чара барышында алар камауга алынган шәһәрдә яшәгән кешеләр өлешенә төшкән сынау-михнәтләр, ачлык, каты салкыннар, ипи нормалары турында күңелләргә үтеп керерлек итеп сөйләде. Үсмерләр алар бәян иткәнне зур игътибар белән, тын да алмый диярлек тыңлады. Әлеге чара тәрбияви яктан бик тә әһәмиятле, үтемле булды.

Бөек шәһәр батырлыгына таң калып
Бөек шәһәр батырлыгына таң калып
Автор:Резида Нигъманова, Митрә-Әюп авылы мәдәният йорты мөдире.
Читайте нас