ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
26 гыйнвар 2023, 06:05

Чаңгы спорты белән кечкенәдән дуслар

“Әкият” балалар бакчасында чаңгы спорты чын мәгънәсендә иң популяр спорт төре булды. Бакчаның 5-7 яшьлек тәрбияләнүчеләре чаңгыда шуарга ярата.

Чаңгы спорты белән кечкенәдән дусларЧаңгы спорты белән кечкенәдән дуслар
Чаңгы спорты белән кечкенәдән дуслар

 Занятиеләр ике спорт-сәламәтләндерү төркемендә оештырыла, аларда 35 бала шөгыльләнә. Күнекмәләрне Чакмагыш Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Данил Мөдәрис улы Зәкәриев үткәрә. Ул балалар белән озак еллар дәвамында эшләп, бай тәҗрибәгә туплаган педагог.
Чаңгы спорты – үсеп килүче организмның иммунитетын күтәреп, сәламәтлеген саклап калу өчен менә дигән мөмкинлек. Саф һавада матдәләр алмашыныуы арта һәм шуның нәтиҗәсе буларак аппетит яхшыра, йокы сыйфаты әйбәтләнә. Чаңгыда шуу занятиеләре кечкенә тәрбияләнүчеләрнең әхләк сыйфатларын һәм ихтыяр көчен тәрбияләргә ярдәм итә: кыюлыкны, үз-үзеңә ышанычны арттыра, ныклыкка һәм тәртипкә өйрәтә. Кече яшьтән үк бу төр спортны яраткан бала аңа гомер буе тугры калып, чаңгыда йөрүне сәламәт тормыш рәвеше алып бару нормасы итәчәк.

Чаңгы спорты белән кечкенәдән дуслар
Чаңгы спорты белән кечкенәдән дуслар
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас