

Татар халкының милли ризыкларының берсе – гөбәдия пешерү серләре белән уртаклашабыз.
Камыр өчен:
300 гр он, 100 гр ак май, 5-6 аш калагы ак май, 1йомырка, 1 бал кашыгы камыр йомшарткыч, 0,5 бал калагы тоз.
Эчлек өчен:
100-150г дөге (пешерергә), 3 пешкән йомырка, 1 стакан йөзем, 250-300 гр кызыл эремчек, 100 гр май (эретергә), 4-5 аш калагы шикәр.
Бәлешкә сибәр өчен:
1 аш калагы шикәр, 2 аш калагы он, 1,5 аш калагы ак май.
Камыр өчен бөтен ингридиентларны бергә кушып басырга да ярты сәгатькә суыткычка куярга. Дөгене әзрәк тоз салып пешереп, салкын су булән чайкарга. Йомыркаларны пешереп, вак кыргычтан үткәрергә. Йөземне яхшылап юып, кайнар суда тотып, кабат чайкарга. Ак майны эретергә.
Камырны ике өлешкә бүлеп (беренче зуррак, икенчесе бәләкәйрәк), табага салырга.
1 кат: кызыл эремчек
2 кат: йөзем
3 кат: йомырка
4 кат: эретелгән ак май
Бәлешнең өстен бәләкәй җәймә белән ябып, читләрен үреп чыгарга. Өстенә ак май сөртеп, чәнечке белән тишәргә, уртасында тишек калдырырга.
Сибәр өчен әзерләнгән коры массаны тигезләп салырга һәм 180 градуска кызган мичтә 40-50 минут пешерергә.
Ашларыгыз тәмле булсын!