

Әлеге җыелыш эшчәнлегендә министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре, коткару хезмәте, республиканың оешма-үчреждениеләре җитәкчеләре катнашы. Укыту-методик җыелыш аның рәисе – Башкортстан Республикасы Хокүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Хәйривара улы Сәгыйтов җитәкчелегендә үтте. Үзенең чыгышында Ирек Хәйривара улы 2022 елда уңай якка үзгәрешләр күзәтелүе турында әйтеп үтте. Башкорстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төп идарәлеге начальнигы Марат Латыйпов үз чыгышында янгын чыгу очракларына юл куймау, үсеп килүче буын белән профилактик эшчәнлек алып бару мәсьәләләренә басым ясады. 2022 ел нәтиҗәләренә килгәндә, ул Бердәм кизү - диспетчер хезмәтләре эшчәнлегенең яхшыруы, аларның заманча техника белән җиһазландырылуы турында әйтеп үтте. Былтыр федераль ведомстводан 13 берәмлек автомобиль техникасы һәм башка кирәкле җиһазлар алынган. Республика тарафыннан алынган техника турында сүзне республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча комитеты рәисе Фәрит Гомәров дәвам итте. Докладлар белән шулай ук Башкортстан Республикасының Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы векилләре дә чыгыш ясады. Укыту-методик җыелыш ахырында гадәттән тыш хәлләргә юл куймау өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән муниципалитетларны бүләкләү тантанасы булды. Алар арасында Чакмагыш районы да бар. Муниципалитет “Башкорстан Республикасы халкының тормыш хәфевсезлеген тәэмин итү өлкәсендә яң яхшы урындагы үзидарәлек” исемен яулады һәм смотр-конкурсының III дәрәҗәле Дипломы белән бүләкләнде.