

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев авыл биләмәләрендә халыкны шәхси сорау-үтенечләре буенча кабул итүен дәвам итә.
23 гыйнварда ул Рәҗәп белән Имәнлекул авыл биләмәләре халкын борчыган мәсьәләләр белән танышты.
Реканс Фәнил улы Ямалеев кабул итү көннәренең максатын аңлатып үтте, килгән халыкны үзләрен борчыган сорауларны уртага салып сөйләшергә чакырды.
Биләмә хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев узган соңгы елларда биләмәдә башкарылган эшләр, социаль-иҗтимагый тормыш хәле турында берничә сүз әйтеп үтте.
Биредә яшәүчеләрнең тормыш-көнкүрешен ямьләү өчен тырышлык
салучы мәдәният хезмәткәрләре, укытучы-тәрбиячеләр, өлкән яшьтәге гражданнарны реабилитацияләү үзәгенең филиалы, сәүдә, фельдшер-акушерлык пунктлары хезмәт-
кәрләре эшләрен җиренә җиткереп башкара, узган чорда биләмә территориясендә төзү-төзекләндерү эшләре шактый күп булды. Җирле инициативаларны хуплау программасы, шулай ук “Эшлекле гамәлләр” программасы ярдәме белән бик күп максатларга ирешкәннәр. Су башнясын алмаштыру һәм сууткәргеч торбаларына капиталь ремонт эшләргә ярдәм иткәннәре өчен Рәҗәп авыл биләмәсе халкы хакимият җитәкчелегенә рәхмәт җиткерде. Кабул итү барышында бу көнне килүчеләр җитәкчегә юл төзекләндерү, авыл мәдәният йортына музыкаль аппаратура алу, медицина тәэминаты һәм башка сораулар бирде. Халык белән аралашу вакытында Реканс Фәнил улы Ямалеев мәсьәләләрнең күпчелеген урында ук хәл итте, бер генә сорау да җавапсыз калмады.
Тулырак: алдагы санда.