+24 °С
Яңгыр


Флешмобка гимназия укучылары да кушылды. Акция таләпләренә ярашлы, балалар милли аш-суны әзерләргә мәктәп ашханәсендә өйрәнергә тиеш иде.
Гимназиянең өлкән пешекчесе Рима Нуриева белән укучылар кыстыбый, тәбикмәк, өчпочмак кебек милли камыр ризыкларын пешерү серләрен үзләштерде.
Яшь пешекчеләр зур тырышлык салды: гимназиягә тәмле ис таралды. Ризыкларның камыры авызда эреп торырлык, э эчлекләре телне йотарлык булды.
Татар халкының милли ризыгы – гөбәдия пешерү серләре белән киләсе постта таныша аласыз.