ИГЕНЧЕ
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
27 гыйнвар 2023, 16:25

Батырлыкның даны мәңгелек

27 гыйнвар көнне район үзәгендәге Җиңү паркында Ленинград блокадасын өзүнең 79 нчы кышын искә алып “Хәтирәләр вакыты” дип исемләнгән митинг узды. Аны Чакмагыш мәдәният йорты хезмәткәре Денис Мансуров ачты һәм алып барды.

Батырлыкның даны мәңгелек
Батырлыкның даны мәңгелек

Чара мәңгелек утка чәчкәләр салудан башланды. Бу чәчкәләрнең һәр таҗында мәрхүм сабыйларның, апа-абый, әби-бабайларның ачы язмышлары, кичергәннәре-күргәннәре чагылыш таба. Аларда-андагы тынлык, хәлсезлек һәм ялангачлык...

         Ленинградлыларның гадәти гади кешеләр күз алларына да китерә алмаган түземлекләре, ач-ялангач, бер кабым икмәккә тилмереп яшәүләре, күпме югалтулар кичерүләре, санап бетергесез батырлыклары – мәңгелек тарих!

         1941 елның 8 сентябреннән, 872 көн дәвамында бер телем икмәккә тилмереп, ашап булырдай барлык әйберләрне, хәтта мал үләксәләренә кадәр ашап, шушы блокаданың өзелүенә ышанычларын өзми яшәгән халыкка мәңгелек мәдхия! Халыкның көчле рухлылыгы, матур һәм тыныч киләчәккә ышанычы шушы көннәрне якынайткандыр да. “Ядкарь” ансамбленең “Соңгы көрәшкә” җыры шушы батырлыкка дан булып яңгырады. Блокаданы үткәннәр безгә андагы хәлләрне сөйләр иде дә, ләкин аларның инде күпләре араларыбызда юк. Ленинградтагы икмәк, хәлсез халыкның бөтен өмете,  дөньядагы алтын һәм алмазлардан да кыйммәтрәк булды.

      Блокада икмәге – агач оны һәм сыгынты(жмых), ылыс һәм арыш оны, кабык һәм алабута, шыткан арыш яки арада(солод) оны, он тузаныннан эшләнгән була. Мондый икмәкне без бүгенге көндә күз алдына да китерә алмыйбыз, ә Ленинград халкы өчен ул кадерлесе, туклыклысы һәм иң тәмлесе була. Митингта яшьләр үзәге волонтерлары, Ленинград блокадасында язылган Дмитрий Шостаковичның “Ленинградская” җиденче симфониясе астында, чарада катнашучыларга 79 ел элек бернәрсәгә дә биргесез, алмашу мөмкин булмаган иң олы кыйммәт булган һәм хәзерге көндә дә кадерле, барыбыз да яраткан шул чор паегы микъдарындагы кара  икмәкне тараттылар. Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова чарадагыларны сәламләде.  Тарихта тирән эз калдырган вакыйгаларны хәтерләрдә сакларга өндәде. Блокаданы өзү өчен күпме ватандашыбыз шушы көнне якынайту өчен гомерләрен биргән. Аларның рухлары хакына Руслан Әбдиев җыр башкарды. Җиңү паркындага обелискта янган хәтер яңартучы Мәңгелек утка салынган чәчкәләр геройларыбызга безнең олы рәхмәтебез булып барып җитсен.

 

 

Батырлыкның даны мәңгелек
Батырлыкның даны мәңгелек
Батырлыкның даны мәңгелек
Батырлыкның даны мәңгелек
Батырлыкның даны мәңгелек
Батырлыкның даны мәңгелек
Батырлыкның даны мәңгелек
Батырлыкның даны мәңгелек
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: