ИГЕНЧЕ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 гыйнвар 2023, 09:25

Чиста су – яшәү чыганагы

Программа – көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүгә зур ярдәм

Чиста су – яшәү чыганагы
Чиста су – яшәү чыганагы

Үрнәк авыл биләмәсе Җирле инициативаларны хуплау программасында ул гамәлгә ашырыла башлаган елдан ук даими катнаша. Быел да халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм иткән бу программага актив кушылырга карар ителде. Әлбәттә, Көсәкәй авылы халкы да әлеге карарны хуплап каршы алды. Йомгаклау җыелышыРаушания Хөснетдинова, инициатива төркеме җитәкчесе. на авылда яңа суалгыч скважина булдыру яки авыл клубын ремонтлау турындагы ике проект тәкъдим ителгән иде. Авыл халкы бертавыштан яңа скважина булдыру турындагы проектны мөһимрәк, дип исәпләде. Агымдагы елда программа конкурсында катнашу өчен тәкъдим итәргә дип әлеге проект расланганнан соң, җиде кешене берләштергән инициатива төркеме һәм аның җитәкчесе сайланды. Бу төркем әгъзалары мөһим эшне башкаруны башланган чорыннан алып ахырҖирле инициативаларны хуплау программасы – республика, муниципаль берләшмәләр бюджетлары акчалары белән физик һәм юридик шәхесләрнең матди яки иганә ярдәмдәрен берләштереп, аларны халык өчен аеруча көнүзәк булган социаль проблемаларны хәл итүгә ярдәмләшүче механизм. Ә инде төзекләндерү яки булдыру өчен иң мөһиме булган объектны теге яки бу биләмәдә яшәүче кешеләр үзләре сайлый. Шунлыктан халык катнашлыгындагы җыелыш – ул Җирле инициативаларны хуплау га – файдалануга тапшырылганга кадәр контрольдә тотып, проектны уңышлы тормышка ашыруга ярдәм итәргә тиеш. Әлеге көнгә төркемнең өч утырышы үтте, программага бәйле мөһим карарлар расланды. Болардан тыш, инициатива төркеме әгъзалары проектның шарты булган төрле чараларны оештыруда да актив катнаша. Алар халыкның бердәмлегенә, активлыгына һәм мөһим шартларның барысының да үтәлүенә өмет баглап, бертавыштан сайланган проектның җиңеп чыгуына ышаныч белдерә.

Чиста су – яшәү чыганагы
Чиста су – яшәү чыганагы
Чиста су – яшәү чыганагы
Автор:Раушания Хөснетдинова, инициатива төркеме җитәкчесе.
Читайте нас в