ИГЕНЧЕ
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 гыйнвар 2023, 11:35

Заман үзе таләп иткән онытылган яңалык

Русиядә – Укытучы һәм остаз елы

Заман үзе таләп иткән онытылган яңалык
Заман үзе таләп иткән онытылган яңалык

 

2023 ел ил Президенты тарафыннан Укытучы җәм остаз елы дип игълан ителде. Ул мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре алдына мөҗим һәм амбицияле бурычлар йөкли. Чакмагыш беренче урта мәктәбе коллективының эшчәнлеге “Заманча мәктәп”, “Һәр баланың уңышы”, “Киләчәк укытучысы”, “Яшь профессионаллар” федераль проектлары нигезендә алып барыла. Бу эшчәнлек укучыларыбызга заман таләпләренә җавап биргән шартларда сыйфатлы гомум белем алырга мөмкинлекләр булдыруны тәэмин итүгә, белем бирү мөнәсәбәтләрендә катнашучыларга комплекслы психолок-педагогик ярдәмне оештыруга һәм шулай ук педагогик хезмәткәрләргә һөнәри үсеш мөмкинлекләрен ачу-арттыруга, балаларның сәләтләрен, талантларын ачу, ярдәм итү һәм үстерү системасын булдыру һәм эшләтүгә юнәлтелә. Проект чикләрендә барлык балаларга да көнүзәк һәм киң кулланылган өстәмә белем бирү, укучыларның сәләтләрен ачу һәм иртә һөнәри билгеләнеш программаларыннан файдалану өчен тигез мөмкинлекләр тәэмин итү буенча эшчәнлек алып барыла.Уңышка ирешү өчен “Мәгариф” проектын тормышка ашырганда остазлык күренеше мөһим роль уйный. Үткән атнада Чакмагыш беренче урта мәктәбендә “Мәгариф өлкәсендә өстенлекле бурычларны хәл итү инструменты буларак остазлык” темасына муниципаль семинар үтте. Түгәрәк өстәл форматында үткән бу чарага мәктәпләрнең остазлык буенча булачак 14 кураторы чакырылды. Семинарны анда катнашучыларны сәламләү сүзе белән мәктәпнең директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов ачты. Ул үз чыгышында илебезнең белем бирү системасы үсеше тенденцияләре, заманча мәктәп моделен формалаштыру педагогларның һәм җитәкчеләрнең һөнәри компетенция дәрәҗәсенең заман таләпләренә туры килүен, үзгәрешләргә тиз җавап бирә алуын, якын киләчәктә уңышка илтүче ачкыч булырдай һөнәри эшчәнлек сыйфатларын дөрес билгели белү осталыгын таләп итә. Бүгенге көндә остазлык шундый модель булып тора. Район мәгариф бүлегенең муниципаль методик хезмәте мөдире Айсылу Фларит кызы Әхмәтшина Чакмагыш беренче урта мәктәбе педагоглары үрнәгендә район мәктәпләрендә остазлык практикасын гамәлгә кертү буенча максатлары, бурычлары һәм чаралары белән таныштырды. Мәктәпләрдә алар агымдагы уку елында тормышка ашырылачак. Семинарның пленар өлешендә остазлыкның гомум аспектлары, төп юнәлешләре һәм перспективалары турында Чакмагыш беренче урта мәктәбенең остазлык буенча кураторы, математика укытучысы Алия Фаил кызы Сәетова сөйләде. Ул үз чыгышында остазлык методологияләрен тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм үзе остаз буларак методик ярдәм күр-сәткән яшь хезмәттәше – математи-ка укытучысы Алина Радик кызы Исламова беләп берлектә “Яшь педагог мәктәбе” проекты чикләрендә булдырылган “укытучыукытучы” моделен тәкъдим итте. Остазлыкның бу моделендә яшь педагогларның һөнәри үсешенә зур игътибар бүленә. Осталык сәгатьләрендә остазлык моделен тормышка ашырыу тәҗрибәләре белән Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина, Зөлфия Ильяс кызы Митрофанова, Римма Фәрхәд кызы Гәрәева уртаклашты. Һәр чыгышта “укытучы-укучы”, “укучыукучы”, “эш бирүче-укучы” эшчәнлек формаларының практик мөһимлеге һәм эчтәлеге ачылды. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Ильяс кызы Митрофанова “укучыукучы” моделе белән таныштырды. Эшчәнлекнең бу формасы һәр чарага җитди әзерлек һәм оештыру таләп итә. Остазлык моделенең “Укучы-укучы” эшчәнлек формасын тормышка ашырганда остаз балаларны остаз булырга өйрәтергә, аларның остазлык сыйфатларын үстерергә тиеш. Бу максатка ирешү өчен остаз белән аның “укучысы” булган баланың аралашуы максатка омтылышлы, рефлексив һәм иҗади булырга тиеш. “Укучыукучы” формасын тормышка ашыруда мәктәптә укучылар үзидарәсен оештыру, хезмәттәшлек технологияләрен куллану һәм үзара аралашуны арттыру мөһим. Безнең мәктәптә бу форма буенча театраль студия эшчәнлеге нәтиҗәле оештырылган. Әлеге вакытта югары сыйныфлар укучылары беренче класста белем алучы кечкенәләрне театраль осталыкка өйрәтә, бергәләп тематик чаралар оештыра һәм конкурсларда югары нәтиҗәләргә ирешә. Чит ил телләре укытучысы Римма Фәрхәд кызы Гәрәева “Остазлык аша укучыларга һәнәри юнәлеш бирү” темасы белән чыгыш ясады. Ул Чакмагыш беренче урта мәктәбендә “эш бирүче-укучы” максатлы моделенең ничек тормышка ашырылуы белән таныштырды. Остаз белән аның җитәкчелегендәге укучының хезмәттәшлеге дәрес, дәрестән тыш һәм проект эшчәнлеге режимында алып барыла. Һәр звено өчен төрле һөнәри юнәлештәге чаралар – сыйныф сәгатьләре, компетенция һәм осталыкны үстерүче педагогик уеннар, оешмалар вәкилләре белән очрашулар, учреждение-оешмаларга экскурсияләр, дискусия-бәхәсләр һәм ярминкәләр оештырыла. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина “Проект эшчәнлегендә остазлык” темасы буенча осталык сәгате үткәрде. Ул “Укучы-укучы” моделе кысаларында фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча укучылар белән эшләүче остазның сыйфатларын ачты. Укучыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә ярдәм итү системасын булдыру, аларның остазлык ярдәмендә үсеше бүгенге көндәге белем бирү мохитендә аеруча мөһим һәм көнүзәк булып тора. Рәзимә Исмәгыйль кызы озак еллар дәвамында сәләтле фәннитикшеренүче укучыларны әзерли. Аның җитәкчелегендәге укучылар фәнни-тикшеренү эшләре белән фәнни-практик конференцияләрнең төрле дәрәҗәләрендә чыгыш ясый һәм ел саен җиңү яулый. Бу көнне район семинарында катнашучылар Чакмагыш беренче урта мәктәбендә остазлык модельләрен тормышка ашыру буенча тупланган күләмле эшчәнлек тәҗрибәсе, бу җәһәттән ирешелгән казанышлары, уку йортының базасы белән таныштылар. Мәктәптә остазлык тәҗрибәсен уңышлы тормышка ашыру өчен барлык шартлар булдырылган. «Түгәрәк өстәл» дә катнашучылар, остазларның кураторлары үз мәктәпләрендә остазлык тәҗрибәсен тормышка ашыру буенча уй-фикерләре белән уртаклашты. Чара кызыклы һәм нәтиҗәле үтте. Аның йомгаклары буенча “Мәгариф өлкәсендә өстенлекле бурычларны хәл итү инструменты буларак остазлык” семинарында катнашучы сертификатлары тапшырылды.

Автор:Вероника Дәүләтова, Чакмагыш беренче урта мәктәбе директоры урынбасары.
Читайте нас в