ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
28 гыйнвар 2023, 07:55

Тормышка ашуына ышанычыбыз зур

Инициатива төркеме эшчәнлеге аеруча мөһим

Тормышка ашуына ышанычыбыз зурТормышка ашуына ышанычыбыз зур
Тормышка ашуына ышанычыбыз зур

Җирле инициативаларны хуплау программасы – республика, муниципаль берләшмәләр бюджетлары акчалары белән физик һәм юридик шәхесләрнең матди яки иганә ярдәмдәрен берләштереп, аларны халык өчен аеруча көнүзәк булган социаль проблемаларны хәл итүгә ярдәмләшүче механизм. Ә инде төзекләндерү яки булдыру өчен иң мөһиме булган объектны теге яки бу биләмәдә яшәүче кешеләр үзләре сайлый. Шунлыктан халык катнашлыгындагы җыелыш – ул Җирле инициативаларны хуплау программасын тормышка ашыруның үзәк этабы, дисәк тә һич хата булмас. Чакмагыш авыл биләмәсенең “Южный” территориаль җәмәгать үзидарәсенә караган урамнарда яшәүчеләр, халык җыелышында бердәм хуплап, Икмәк комбинаты һәм Ш.Сөләйманов урамнарында балалар өчен спорт мәйданчыгы булдырырга карар итте. Җыелышта инициатива төркеме әгъзалары да сайланды. Аның составына мин кертелдем. Бу төркем эш барышында барлыкка килгән урындагы мәсьләләрне хәл итүдә катнаша. Артабан проектта катнашу өчен документлар әзерләнде. Без, “Юж- ный” территориаль җәмәгать үзидарәсе вәкилләре, бердәм тырышлык белән конкурста җиңәргә өметләнәбез һәм балалар өчен мәйданчык булдыруга үз өлешебезне дә кертергә телибез.

Автор:Гөлназ Кәримова, Чакмагыш авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр идарәчесе
Читайте нас