ИГЕНЧЕ
+28 °С
Облачно
Новости
28 Января 2023, 09:55

Туган җиренә кирәкле

Шушы көннәрдә 75 яшьлек күркәм юбилеен билгеләгән Таскаклы авылы старостасы Радик Галләм улы Маннанов турында авылдашлары, якташлары шундый фикердә

Туган җиренә кирәклеТуган җиренә кирәкле
Туган җиренә кирәкле

Мөлаем йөзле, бай тормыш тәҗрибәле һәм туган як тарихы, биредә яшәүче кешеләр турында бик күп мәгълүматларга ия үз яшеннән күпкә яшьрәк күренүче Радик Галләм улы Маннановны районда белмәгән кешеләр сирәктер. һәрвакыт эзләнүдә булган, туган төбәге өчен берсеннән-берсе игелеклерәк идеяләр белән янган һәм аларны мотлак тормышка ашырмыйча тукталмый торган ныкышмалы, ихлас мөгамәләле, изгелекле әлеге абзыйга һәрчак сокланып бетә алмыйсың. Көче- энергиясе ташып торган андый өлкәннәребез күбрәк булсын иде әле, дип телисе килә. Радик Галләм улы – Бөек Ватан сугышыннан соң туган буын вәкиле. 1948 елның 21 гыйнварында Таскаклы авылында дөньяга килгән ул. Авылда башлангыч, артабан Тозлыкуш сигезъеллык мәктәпләрен тәмамлап, туган Киров исемендәге колхозда төрле эшләрдә хезмәт чыныгуы ала. Район үзәгендәге һөнәрчелек-техник училищесын тәмамлап, киң профильле механизатор таныклыгына ия була. Язын тракторда чәчүдә, көзен комбайнда уракта үзен булдыклы, эшчән кеше итеп таныта, хуҗалыкта һәм районда иң алдынгылар рәтендә була. Чордашлары Илһам Нурлыгаянов, Фәрит Газизов кебек механизаторлар белән алар ирешкән уңышлар башкаларга өлге итеп куела. Алдынгы механизатор буларак, Радик Галләм улы ВЛКСМның Үзәк һәм Өлкә комитетларының Почет грамоталары, “Алтын башак” билгесе белән бүләкләнә, ул берничә тапкыр ВЛКСМ өлкә конференцияләре делегаты булып сайлана. Ут кебек янып торган егетнең күзе шундый ук уңган авылдашы Зәнифә Хәниф кызына төшә. Ике арада кабынган мәхәббәт ялкыны 1969 елның 12 мартында комсомол туе белән ныгытыла. Терлекче, чөгендер үстерүче, почта ташучы әлеге ханым җан сөйгәненә өч баһадир ул бүләк итә әле. Радик Галләм улының тырышлыгын, оста оештыручы сәләтен күреп, 1975 елда Таскаклы бригадасы бригадирының техника буенча ярдәмчесе итеп тәгаенлиләр. Техниканың көйле эшләвен тәэмин итү өчен белемен арттыру мөһимлеген яхшы аңлап, ул читтән торып Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының механика факультетын тәмамлый. Артабан хаклы ялга киткәнче хуҗалыкта баш инженер, идарә рәисенең мал азыгы хәзерләү буенча урынбасары вазыйфасында хезмәт сала. Хезмәтенә бәһалар да һәр ел саен арта бара: аның Почет грамоталары, Рәхмәт хатлары да бихисап, күкрәген исә “Хезмәт ветераны”, Бөтенсоюз Халык Хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең төрле дәрәҗә медальләре, “Башкортстан Республикасына 100 ел”, “Башкортстан профсоюзларына 50, 100 ел”, “Коммунистик хезмәт ударнигы”, “Бишьеллык ал- дынгысы”, “Социалистик ярышта җиңүче” дип аталган һәм башка бихисап билгеләр бизи. Арада аеруча кадерлесе – “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы алдындагы казанышлары өчен” билгесе. Ул хуҗалыкның атказанган колхозчысы да әле. Лаеклы ялга чыккач та тик утыруны белми тынгысыз җан. Ул авыл тарихына кагылышлы язма мәгълүматлар туплауда, бик күп җәмәгать бурычларын башкаруда оештыручы һәм башлап йөрүче дә булып тора. Авыл урамына асфальт түшәтүгә ирешү, зиратны киртәләп алу, төрле чаралар оештыру, авылдашлары мәнфәгатләрен яклашу, чишмә төзекләндерү һәм башка бик күп чараларны оештыруда башлап йөрүче Радик Галләм улын авылдашлары да, барлык якташ- лар да: “Туган җире өчен кирәкле кеше”, – дип бәһалый. Гомере буена лаеклы хезмәт күрсәткән ил агасының төрле дәрәҗә җитәкчеләр арасында да сүзе үтемле: аны тыңлыйлар, фәһемле киңәшләрен кабул итәләр һәм үтиләр дә. Таскаклы авылында шәҗәрә бәйрәмен оештыруы, авылдан чыккан киң билгеле шәхесләрне бүгенге буын вәкилләренә таныту, ата- бабалары биредә туып үскән ил һәм республика күләмендә танылу яулаган олы шәхесләр белән даими бәйләнеш тотуы, авыл хал- кы ихтыяҗларын төрле рангылы җитәкчеләр игътибарына җиткереп, хуплауларына ирешү, туган як табигате турында хәстәрлек йөзеннән төрле чаралар оештыру – саный китсәң, аның боларның һәммәсенә дә ничек өлгерүенә гаҗәпләнәсең һәм сокланасың да. Күптән түгел авыл тарихы турында китап бастырып чыгаруы да – бик зур һәм үтә кирәкле эш. Боларга нәкъ аның кебек энергияле, көчле рухлы кешеләр генә ирешә ала торгандыр әле. Яшьләргә остаз да ул Бүген ул авыл старостасы, ил агасы да үзе. Тормыш юлдашы – Зәнифәсен бик иртә җир куенына салуы гына үкенечле. Ә без телгә алган өч баһадир егет бүген үзләре инде чын ир-атлар, өлкәннәре картәтиләр булырга да өлгерде. Фәдисләре художество училищесын тәмамлагач, хезмәт юлын туган ягында башлап җибәрде. Башлы-күзле булды, артабан районыбыздан еракта төпләнеп гомер кичерә. Фәнис белән Фәнил Башкортстан дәүләт хуҗалыгы институтында югары белем алып, авылда төпләнделәр. Фәнис Радик улы бүген “Алга” авыл хуҗалыгы кооператив-колхозы идарәсе рәисе, муниципаль район Советы депутаты, Фәнил исә шушы хуҗалыкта баш агроном. Оныклар һәм туруннар да картәтиләренең йөзенә кызыллык китерә торганнардан түгел. Ә дөньяда яшәү бәхете нәкъ шунда түгел мени?!

Автор:Фанис Амирханов
Читайте нас