

Чакмагыш мәдәният йорты хореографы Гөлшат Илшат кызы Галләмова җитәкләгән “Звездочки” бию ансамбле 3-4 һәм 4-6 яшьлек биючеләре белән Уфа шәһәренең “Химик” шәһәр мәдәни-ял үзәгендә оештырылган “Сәләт канатларында” проекты чикләрендә Халыкара конкурс-фестивальдә катнашты. 4 блокка бүленгән чыгышлар арасында безнең нәниләр “Оладушки” һәм “Рокеры” биюләрен башкарып чыгыш ясадылар. Зур сәхнәдә өлкәннәр арасында чыгыш ясап, үзләренә сөю дә яулап өлгерделәр.
Өч көн дәвамында барган эстрада, академия, халык вокалы, хореография, мода театры, оригиналь жанр, эстрада, театр жанры, нәфис сүз вокалы осталыгында төрле районнар һәм шәһәрләрдән сәнгать мәктәпләре укучылары музыкаль номерлары белән чыгыш ясадылар. Сәләтле балаларны күрү күңелләрдә зур сөенеч уята – димәк, балалар әле гаджетларга гына күчеп бетмәгән. Оста биючеләр, сәнгать остасы балалар республикабызда әле дә шактый җыела икән. Балалар биюе белән “Хореография” номинациясендә безнең ансамбль 2 дәрәҗәле Диплом иясе булды. Киләчәктә дә нәниләребезгә зур уңышлар, яңа зур һәм матур сәхнәләрдә чыгыш ясап, биек үрләр яулауларын телибез.