ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
30 гыйнвар 2023, 06:30

Үрнәкләр үрнәк күрсәтә

Алтын – утта, кеше авырлыкта сынала, диләр. Безнекеләр сыната торганнардан түгел.

Үрнәкләр үрнәк күрсәтәҮрнәкләр үрнәк күрсәтә
Үрнәкләр үрнәк күрсәтә


Районда һәркем махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм кулы сузарга тырыша. Киң күңелле райондашлар егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуларын якынайтыр өчен үз өлешен кертергә ашыга. Кемдер оекбаш бәйли, кемдер акчалата ярдәм итә, кемдер үзеннән җылы киемнәр арттыра. Ә менә Үрнәк авыл биләмәсендә яшәүче изге йөрәкле хатын-кызлар мобилизацияләнгән егетләргә токмач кисү акциясенә кушылды.
Киндеркүл авылыннан Лира Габбасова, Гөлшат Садретдинова, Гөлфизә Байбакова, Флидә Сәхипгәрәева, Илсөяр Якупова, Үрнәк авылыннан Раушания Гәрәева, Илсөя Ильясова, Раушания Исланова, Филзә Гәрәева егетләр тәмле аш ашасын дип, аларга күпләп токмач әзерләде.
Бөтенрусия “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” акциясенә Көсәкәй авылы халкы да кушылды. Изге йөрәкле авыл халкы бүгенге көндә батырлык өлгеләре күрсәтүче якташларыбыз өчен гуманитар ярдәм җыйды. Радим Сафиуллин, Инсаф Саматов, Рәфил Ильясов, Денис Мофаззаловның әлеге изге эшкә керткән өлешләре зур. Акциядән Аблай авылы халкы да читтә калмаячак.
Урнәк авыл биләмәсе янә бердәмлек үрнәге күрсәтә. Аларга калганнар да кушылыр, дип өметләнәбез.

Үрнәкләр үрнәк күрсәтә
Үрнәкләр үрнәк күрсәтә
Үрнәкләр үрнәк күрсәтә
Үрнәкләр үрнәк күрсәтә
Үрнәкләр үрнәк күрсәтә
Үрнәкләр үрнәк күрсәтә
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас