+22 °С
Яңгыр


“Ел укытучысы” конкурсы 2 этапта үткәрелде. Беренче этап – “Методик остаханә” дистанцион рәвештә үтте. Конкурс сынавы ZOOM платформасында үткәрелде. Икенче этап өч турда узды: 1 тур “Укытучы-профи” – “Дәрес” дип аталган конкурс сынавын үз эченә алды. 2 тур “Укытучы-оста” – “Мастер-класс”, ә 3 тур “Укытучы-лидер” – “Пресс-конференция” булды. Конкурс дәвамында укытучылар үз һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Җиңүчеләр төрле номинацияләрдә билгеләнделәр. “Ел укытучысы-2023” республика конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе итеп Чакмагыш беренче урта мәктәбенең тарих укытучысы Динара Рабис кызы Хәбибуллина табылды.
Бу хакта тулырак – киләсе санда.