

Рәҗәп авыл биләмәсе хатын-кызлары да шушы теләк-максат белән берләште. Алар махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләребезгә кирәкле әйберләрне туплап, әзерләп җибәрергә тырыша. “Гуманитар ярдәмгә бик күп авылдашлар кушылды. Изге эштән беркем дә читтә калмады”, – ди Рәҗәп авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхипгәрәев.
Бу юлы Яңа Бирде авылы уңганнары якташ егетләребез өчен иң тәмле ризык – чәк-чәк пешерде. Әлбәттә, чәк-чәкне һәркем пешерә алмый. Шушы эшне оештыручы Айсылу Нурисламова аны пешерү осталыгына ия. Аңарга тиз арада Әлфия Галинурова, Лилия Әбүбакирова, Нурия Әминева, Лида Әхмәдиева, Роза Шәйхуллина, Люция Хәкимова, Сәрия Газизова, Эльвира Сәхипгәрәева, Дина Әлмиева, Альбина Нурисламова, Гөлназ Нурисламова, Кәүсәрия Гайсарова кушыла.
Районыбызның авыл биләмәләрендә изге эштән берсе дә читтә калмый. Барысы да бердәмләшеп, бик зур эш башкара. Күңел җылысы өстәп әзерләнгән тәмле ризык якташ егетләребезгә көч бирер, дип ышанабыз.