+24 °С
Яңгыр


31 гыйнварда Иске Сөрмәт авылы клубы мөдире Рузилә Рәшит кызы Нәфыйкова җитәкчелегендә мәдәният хезмәткәрләре якташ яугиләргә оеклар бәйли, бавырсак пешерә.
Эльмира Әминева, Рәзилә Шәфыйкова, Алинә Әбүнәгыймова, Альмира Әлмиева, Рәфилә Әминева, Рима Сөләйманова, Ләйсән Бәдретдинова, Гүзәл Зарипова, Ирина Галина, Венера Бәдретдинова, Гүзәл Бакирова, Гөлнара Солтанованың бу эшкә салган тырышлыклары бәһалап беткесез.
Шөкер, районыбызда бердәм халык яши. Һәркем якташ егетләребезнең исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә ашыга.