

Мобилизацияләнгәннәргә ярдәм йөзеннән безнең районда яшәүче өлкәннәр дә, эшче яшьләр, хәтта балалар да үз өлешләрен кертергә тырыша. Советлар Союзы Герое Г.Латыйпов исемен йөрткән Иске Бәшир урта мәктәбе коллективы да махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю өчен берләште, бу эштә зур активлык күрсәтте. Иске Бәшир мәктәбе хезмәткәрләре солдатларага токмач әзерләде, бу эштә аларга ярдәмгә Иске Бәширдә яшәүче Ралия Рәшит кызы Ганиева да кушылды. Шулай ук мәктәп директоры Гөлнар Шәрифҗан кызы Хәсәнова һәм укытучылар Светлана Хәлим кызы Гайсина, Миңсылу Жугали кызы Искужина райондаш егетләргә кышын кирәкле җылы балаклавалар тектеләр. Кирәкле тукымалар, тегү өчен материаллар бар коллектив белән бергә җыелып сатып алынган. Өр-яңа, җылы балаклаваларны ялга кайтучы мобилизацияләнгән егетләр аша биреп җибәргәннәр.
Мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре дә ярдәм җыюдан читтә калмыйча, көнкүреш кирәк-яраклары: шәхси гигиена чаралары, дарулар, җылы киемнәр, озак саклана торган азык-төлек китергәннәр. Моннан тыш, укучылар якташларыбызга үз посылкаларына рәсемнәр һәм хатлар да салганнар. Балалар солдатларга сәламәтлек һәм тиз арада өйләренә исән-сау кайтуларын теләп, рәхмәт белдерәләр.
Җыелган барлык ярдәм арытаба райондашларыбызга озатылу өчен район үзәгендәге М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабына илтеп тапшырылды.