

Ә инде аунап үскән тугайлар, яланкырлар исе, туган як һавасы бөркелеп торган туган яктан кил гән посылкалар аларга ерак як ларда да кендек каны тамган газиз җир белән бәйләнешне тоярга яр дәм итә. Һәр хәбәр, һәр әйбер яу гирләребезнең күңелләрен җылы та, аларны тотып карау гына да әй теп бетерә алмаслык рухи ләззәт бирә. Шуларны истә тотып, районы бызда Волонтерлык штабында махсус хәрби операциядә катна шучы яугир якташларыбыз өчен даими рәвештә посылкалар туп лануын дәвам итә һәм аларның һәркайсы егетләребезгә озатыла бара. Шунысы куанычлы, бу изге эштән районыбызда яшәүче ачык күңелле, хәстәрчел якташларыбыз да, учреждение һәм оешмалар кол лективлары да, эшкуарлар һәм пенсионерлар да читтә калмый – аларның һәркайсын солдатлары бызның изге ниятләрен хуплау һәм аларга ихлас ярдәм итү теләге берләштерә. Волонтерлык үзәгенә җылы киемсалым, озак саклана торган азыктөлек, медикаментлар, армия тормышында мөһим көнкүреш ки рәкяраклары – газ баллончыклары һәм яндыргычлар һәм башкалар, хуплау сүзләре язылган хатлар һәм башка әйберләр ташкыны өзелми. Уңган хуҗабикәләр исә токмач кисеп, төрле тәмтомнар пешереп тә китерәләр. Һәр әйбер баһадир ирегетләребезгә йорт атмосферасын, туган якта үзләрен һәрчак көтеп торуларын хәтерлә теп торсын өчен зур тырышлык салына. Гәзитебез битләрендә һәм со циаль челтәрләрдә без һәр авылда бу җәһәттән башкарылган эшләр турында язып һәм фотосүрәтләр урнаштырып торабыз. Элекэлек тән ил өстенә сынау килгәндә бө тен халык бердәм күтәрелеп, яше карты үз өлешен кертеп, җиңүгә ирешкән. Бүген дә, бер елга якын дәвам итүче махсус хәрби опера ция барышында, русиялеләр һәр төбәктә бердәмлек күрсәтә. Безнең республикада һәм районыбызда да ватанпәрвәрлек хисләре өстен лек итә, һәммәсе дә бердәм туп ланып, баш калкыткан неонацизм, фашизм күренешләрен тамырын нан юк итүгә үз өлешен кертер гә омтыла. Шушы көннәрдә хәс тәрлекле райондашларыбыз тупла ган посылкалардан махсус хәрби операция зонасына чираттагы кон вой юнәләчәк. Аны илтүчеләрнең хәерле юлларга чыгып, исәнимин йөреп кайтуларын телибез. Туган җиребездән бу бүләкләр якташ яугирләргә яңа җиңүләр яуларга көч бирер, дип ышанабыз.