ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль 2023, 15:50

Аларны олы йөрәкле кешеләр, диләр

1 һәм 2 февраль көннәрендә  район үзәк дәваханәсендә Республика кан тапшыру станциясе хезмәткәрләре һәм трансфузиолог Илнур Рифат улы Сәгадиевның чакыруын кабул итеп, үз ирке белән кан бирергә теләүче кешеләрнең күп булуы сөендерде – димәк, арабызда эчкерсез күңелле кешеләр күп икән әле.

Аларны олы йөрәкле кешеләр, диләр
Аларны олы йөрәкле кешеләр, диләр

Кан тапшырып чыгучылар үзләренең күңелләрендә ниндидер җиңеллек кичерә: күзләр ачыла, дөньяга караш үзгәрә, илһамланып киткән кебек буласың, диләр. Алар арасында почетлы донорлар, берничә мәртәбә кан бирүчеләр яки беренче тапкыр килүчеләр дә бар. Бирегә төрле оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре: укытучылар, тәрбиячеләр, медицина хезмәткәрләре, колхозчылар, юл төзү идарәлеге, электр челтәрләре хезмәткәрләре һәм тракторчылар, авыл халкы күп килгән иде. Бу ниятләрен алар үз каннарына яки аның компонентларына мохтаҗлык кичерүче авыруларга ярдәмем тисен, беразга гына булса да гомерләрен озайтсын өчен, дип белдерделәр.  Хәзерге заманда авыр чирлеләр һәм яман шеш белән авыручылар саны күбәйде, озак дәваланулардан соң аларның күбесенә кан һәм аның компонетлары: тромбоцитлар, плазмалар өстәү таләп ителә. Ә запасларны тулыландырып тору зарури.

                Ике көн дәвамында барган бу чарада 131 райондашыбыз катнашкан, шулар арасында 10 сы җелек доноры булыр өчен кан биргән. (Иң тәүдә махсус пробиркага 40 г кан алып, аны Республика кан бирү станциясендә җентекләп тикшерәләр. Әгәр дә кеше кан күрсәткечләре буенча донор булырга яраклы икән, андыйларны махсус бер көнне чакыралар). Райондашларыбыз барлыгы 61 литр кан тапшырган. Почетлы донор исеменә 40 тапкыр кан бирүчеләр ия була.

                Кабатлап белдерәм: безнең райондашларның зур күпчелеге бу изге эшне намусы кушканча – кемнәргәдер эчкерсез ярдәм итәсе килү теләге белән башкара. Ә бу җәмгыятебез өчен бик мөһим.

Аларны олы йөрәкле кешеләр, диләр
Аларны олы йөрәкле кешеләр, диләр
Аларны олы йөрәкле кешеләр, диләр
Аларны олы йөрәкле кешеләр, диләр
Аларны олы йөрәкле кешеләр, диләр
Аларны олы йөрәкле кешеләр, диләр
Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас: