ИГЕНЧЕ
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль 2023, 09:25

Чакмагышның чая кызлары

2 февраль, 2023 ел – Совет гаскәрләренең Сталинград көрәшендә немец-фашист илбасарларын тар-мар итүенә 80 ел (1943)

Чакмагышның чая кызлары
Чакмагышның чая кызлары

1942 елның маенда, ВЛКСМның Башкортстан Өлкә Комитеты бюросы карары нигезендә, республикада үз теләге белән фронтка баручы кызлардан торган комсомол эшелоны оеша һәм 3747 кыз Сталинград фронтына озатыла. Яу кырында республикабызның батыр кызлары үзләрен кыю тота, зенитчылар, прожекторчылар, разведчиклар, аэростатчылар, телефончылар, медицина шәфкать туташлары булып хезмәт итеп, алар Сталинградтан Берлингача кадәр сугышчан юл үтәләр. Шундый батыр, кыю, чая кызлар арасында якташларыбыз да бар. 2023 ел Русия Президенты В.В.Путин Указына ярашлы Укытучы һәм остаз елы буларак игълан ителде. Шуңа күрә бүгенге язмам – Сталинград көрәшендә катнашып, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтып, гомерләрен балалар укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган гүзәл затларыбыз турында.

Мәкнүнә Лотфулла кызы Хәйбрахманова 1922 елның 20 августында Тайняшта дөньяга килгән. Туган авылының җидееллык мәктәбендә белем ала (1937). Арытаба Бөре педагогия училищесын тәмамлагач (1937-40), аны Илеш районының Иске Күктау мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр (1941-42). 1942 елның май аенда хәрби хезмәткә чакырыла. Уфа шәһәреннән дистәләгән кызны төнлә товар вагоннарына төяп, Сталинградка озаталар. Бу Башкортстаннан үз теләкләре белән фронтка китүчеләрдән беренче комсомол эшелоны була. Тәүге сугышчан чыныгуны яшь солдат-кыз Мәкнүнә нәкъ Сталинград шәһәрендә ала. Ул Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләренең 43нче прожектор полкында хезмәт итә. Башта аны дошман самолетларын ерактан күзәтүче ПУАЗО-3 приборы артына утырталар, аннары прожекторчы итеп күчерәләр. “Хайбрахманова личным примером мужества и отваги, своей отличной боевой выучкой, умелым использованием боевой техники и высокой дисциплиной способствовала успеху своего подразделения при прорыве обороны противника 16 апреля 1945 года на Одерском плацдарме Берлинского направления”, – дип язылган яу кырындагы батырлыклары өчен ике “За отвагу” медале белән бүләкләү турындагы боерыкларның берсендә. 1945 елның августында хәрби хезмәттән җибәрелә. Туган якларына кайтып аз гына тора да, Уфага барып, К.А.Тимирязев исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия институтының тарих факультетына укырга керә (1945-47). Диплом алгач, Яңа Коты урта мәктәбенә тарих укытучысы итеп тәгаенләнә (1947-48). Аннары район мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли (1948-50). Арытаба Чакмагыш беренче урта мәктәбендә тарихтан дәресләр бирә (1950-55). 1955 елда Ленин авылында туган Әмир Абзал улы Ибраһимовка кияүгә чыга. Тормыш иптәше шул ук елда Свердловск юридик институтын тәмамлый һәм БАССР Дәүләт иминлеге комитеты аппаратына эшкә тәгаенләнә. Хаклы ялга чыкканчы республиканың Күгәрчен, Бакалы, Гафури районнарында прокурор вазыйфасын башкара, БАССР прокуратурасында, Уфа шәһәренең Ленин районы прокуратурасында өлкән тәфтишче булып эшли. Тормыш иптәше төрле урынга күчерелеп торгач, Мәкнүнә дә ул булган районнарда яши, мәктәпләрдә тарихтан укыта, тәрбияче булып эшли. Зыялы тату гаиләдә Дамир, Салават, Лилия исемле балалар туа, барысы да югары белем алып, Ватанга фидакарь хезмәт итеп, мактаулы дәрәҗәләргә ирешә. Мәкнүнә Лотфулла кызы 1995 елның гыйнварында вафат булган, Уфаның телеүзәк артындагы мөселман зиратында җирләнгән. Гөлҗиһан Габдрәхим кызы Рәкыйпова 1919 елның 29 ноябрендә Каргалы авылында дөньяга килә. Туган авылында – башлангыч, Дүртөйледәге беренче урта мәктәптә урта белем ала. Җәмәгать эшләрендә, үзешчән сәнгатьтә актив катнашкан булдыклы комсомол кызны ике айлык педагогик курсларга укырга җибәрәләр. 1939 елның августыннан 1940 елның апреленә кадәр үзе укып чыккан беренче мәктәптә өлкән пионервожатый булып эшли һәм дүртенче классларда дәрес бирә. 1940 елның апреленнән сентябренә кадәр ВЛКСМ Өлкә комитеты оештырган өлкән пионервожатыйлар һәм физкультура инструкторлары әзерли торган курсларда укый. Беренче мәктәптә бишенчеалтынчы классларда математикадан укыта (сентябрь 1940-март 1941). Берничә ай Дүртөйле районы Йосып җидееллык мәктәбе директоры вазыйфасын башкара (март-июнь 1941). 1941 елның 25 июнендә ВЛКСМның Дүртөйле райкомы секретаре итеп сайлана. Сугыш елларында комсомолларны һәм яшьләрне фидакарь хезмәткә рухландыру өчен зур тырышлык сала. 1942 елның 5 маенда үзе теләп Кызыл Армия сафларына китә. Сталинград янындагы авыр сугышларда артиллерия частендә разведка отделениесе командиры булып хезмәт итә. Немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда бик күп батырлыклар күрсәтә. 1945 елның 22 августында хәрби хезмәттән җибәрелә. Туган якларына кайтып, Дүртөйле балалар йортына директор урынбасары булып урнаша (октябрь 1945- март 1948). Шул районның Яңа Кәңгеш балалар йортында директор вазыйфасын башкара (март 1948-май 1951). 1951 елның маенда КПССның Дүртөйле районы комитетында партия кабинеты мөдире итеп тәгаенләнә. КПССның Башкортстан Өлкә комитеты каршындагы икееллык мәктәпне тәмамлагач, КПССның Дүртөйле райкомының пропаганда бүлеге мөдире итеп сайлана. 1956 елда Дүртөйле районы Советы башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире итеп раслана. Арытаба Уфага китеп, төзүчеләрнең һөнәри-техник училищесында директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли. Аннары башкаланың полиграфистлар әзерләүче беренче санлы училищесында шул ук вазыйфаны башкара һәм хаклы ялга чыга. Яшь буынга яхшы һөнәр бирүгә, аларны патриотик рухта тәрбияләүгә бар көчен сала. Гөлҗиһан Габдрәхим кызы 1999 елның 14 ноябрендә вафат булган, Дүртөйледә җирләнгән. Ямниха Шәрифулла кызы Тимашева 1923 елның 1 октябрендә Иске Калмаш авылында туган. Ул яшьтән үк бик актив була. Мәктәптә һәм авылда үткән барлык мәдәнитәрбияви чараларда башлап йөри. Иске Калмаш мәктәбен тик яхшы билгеләргә тәмамлап, Уфа педагогия техникумына укырга керә. Анда ике ел белем алганнан соң, аларны төркемнәре белән Уфа педагогия институтына күчерәләр. Укуы тәмамланган елда Бөек Ватан сугышы башлана. Комсомол Ямниха үзе теләп Кызыл Армия сафларына алына. Махсус курсларда укып, радист һөнәрен үзләштергәч, фронтка озатыла. Немецфашист илбасарларына каршы сугышларда батырлык өлгеләре күрсәтә. Фронт юлы Сталинградтан башланып, Берлинга барып җитәрәк 40 чакрымда тәмамлана. Күп вакытларын дошман тылында урманда үткәрәләр, ул разведка төркеме белән безнең частьләр арасында ныклы бәйләнеш урнаштыра. Дошман белән каты алышларда ике тапкыр яралана һәм эвакогоспитальләрдә дәваланып, яңадан сафка баса. Сугыштан кайткач, Яңа Каръяуды җидееллык мәктәбенә укытучы булып урнаша. Бакалы районы егете Сөендек Ильясов белән танышып, аңа кияүгә чыга һәм тормыш иптәшенең туган авылына күченә. Бар гомерен биредәге мәктәптә балалар укытуга багышлый. Ямниха Шәрифулла кызы 2007 елның июнендә бакыйлыкка күчә. Фәһимә Насыйбулла кызы Баянова 1919 елның 28 сентябрендә Чакмагыш авылында туган. Район үзәгендә урта мәктәп тәмамлагач, шунда ук математика укытучысы итеп калдырыла. 1940- 41 елларда Башкортстан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетында белем ала. 1942 елның апреленә кадәр Уфа шәһәрендә өченче балалар йортында өлкән тәрбияче булып эшли. 1942 елның апрелендә Кызыл Армия сафларына алына. Анда элемтәче булып хезмәт итә. Сталинград өчен барган дәһшәтле сугышларда катнаша. 1943 елның сентябрендә каты яралана, эвакогоспитальдә дәвалана. Сәламәтлеге торышы буенча хәрби хезмәттән азат ителгәч, туган якларына кайтып, 1944 елның гыйнварында Чакмагыш урта мәктәбендә укыта башлый. 1946 елның сентябреннән Рәҗәп мәктәбенә күчерелә. 1947 елның 9 февралендә БАССР Югары Советы депутаты итеп сайлана. 1946-48 елларда Чакмагыш районы Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары вазыйфасын башкара. 1948 елның июлендә Бакалы районы егете, Бөек Ватан сугышы каһарманы Фәних Вәлиуллинга кияүгә чыга һәм тормыш иптәшенең туган авылы булган Куштирәк мәктәбендә укыта башлый, 1950-51 елларда директор да була. 1951- 72 елларда шул ук районның Иске Маты урта мәктәбендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирә. Ире белән тату гомер кичереп, биш бала үстерәләр. 1999 елның җәендә вафат булган. Бүгенге язмамда бәян иткән укытучы якташларыбыз барысы да II дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1985), “Сталинградны обороналаган өчен”, “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, шулай ук Бөек Җиңүнең, СССР Кораллы Көчләренең юбилейлары уңаеннан чыккан медальләр белән бүләкләнгән.

Автор:Денис МАНСУРОВ, РФ һәм БР Журналистлар Союзы әгъзасы.
Читайте нас: