ИГЕНЧЕ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль 2023, 10:50

Илебез тарихында Сталинград сугышы

2 февраль – Сталинград янында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар иткән көн. Рапат урта мәктәбендә укучылар белән мәктәп музеена экскурсия үткәрелде.

Илебез тарихында Сталинград сугышы
Илебез тарихында Сталинград сугышы

Ул Русиянең хәрби дан көненә – Сталинград сугышында Кызыл Армиянең Җиңүенең 80 еллыгына багышланган иде. Сталинград сугышы Русия тарихына иң канкойгыч вакыйга буларак кереп калды. Балалар зур кызыксыну белән экспозиция, бигрәк тә Бөек Ватан сугышы елларыннан сакланган экспонатлар – солдат каскасы, гильза, снаряд кисәкләре белән таныштылар. Укучылар Бөек Ватан сугышының иң  зур алышы – Сталинград сугышы, аның икенче бөтендөнья сугышындагы   әһәмияте, Сталинград геройлары, күп айлар дәвамында Идел буенда барган яулар турында белделәр. Тарих укытучысы Р.Х. Ишморатова һәм директорның тәрбия буенча  киңәшчесе М.Ф. Халикова  укучыларга Сталинградны саклаган 62нче армиянең легендендар командармы Василий Иванович Чуйков, 58 көн дәвамында безнең сугышчылар яклаган “Павлов йорты”, атаклы снайпер Василий Зайцев турында сөйләделәр.

 Бу сугышта өлкәннәр дә, балалар да Җиңүне якынайту өчен үзләреннән зур өлеш керткәннәр. Халкыбызның батырлыгы күңелләрдә мәңге сакланыр.

Илебез тарихында Сталинград сугышы
Илебез тарихында Сталинград сугышы
Илебез тарихында Сталинград сугышы
Илебез тарихында Сталинград сугышы
Илебез тарихында Сталинград сугышы
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: