ИГЕНЧЕ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль 2023, 09:50

Әнидән бар дөнья башлана

Русиядә – Укытучы һәм остаз елы

Әнидән бар дөнья башлана
Әнидән бар дөнья башлана

Кышкы 40 градус суыкларда балалар өйдә утыра – балалар бакчасында актировка. Мәктәпкә барыр алдыннан әзерләнү максатында өлкән улым белән мәсьәләләр чишәбез. Барысы да яхшы килеп чыга, тик менә 6 саны гына “Ә” кебек языла да куя. Тиргәмәкче булам да, тыелып калам. Хәтеремә шунда ук әнинең сөйләгәне искә төшә дә, төзәтеп кенә куям.Бәләкәй чагымда берәр эшем килеп чыкмаса: “Көяләнмә, балам. Бөтенләй син белмәгән өлкәдә дә, профессионал булып китеп була,” – дип тынычландыра иде. “Башлангыч класста укыганда математикадан, күпме теләсәм дә, 8 саны мәңгелек тамгасына әйләнә дә куя иде”, – ди иде ул. Ә бит ул вакытта физика-математика факультетын тәмамлап, 4 дистә елга якын балаларга математикадан белем бирермен, дип аның күз алдына да килмәгәндер. Минем әнием Мөсфирә Разетдин кызы Сәрвәрова 1945 елның 1 октябрендә Сыйрышбыш авылында туган. Аның бу һөнәргә мәхәббәтенең башы кайда? Кем аны шулкадәр авыр, кагыйдәләрне төгәл белмичә, бер мәсьәләне дә чишеп булмаслык математика фәнен яраттырган соң?! Аның сыйныф җитәкчесе Гадилә Хаҗимулла кызы (үзе дә математика укытучысы була) әнигә математиканы авыр үзләштергән сыйныфташларын дәресләрдән соң алып калып ярдәм итәргә кушкан. Һәм әнигә һәрвакыт: “Син математика укытучысы булачаксың,” – дигән. Әнигә үзенә дә математиканы аңлату җиңел бирелә. Менә шушы башлангыч сыйныфларда балаларның кечкенә йөрәкләренә ачкыч табып, аларны фәннәрне яратырлык итеп тәрбияләүдән баланың киләчәккә юллары билгеләнә. 1960 елда җидееллык, аннары Чакмагыш урта мәктәбен тәмамлый. Октябрьский шәһәрендә бер ел укытучылар әзерли торган педкурсларда була. Педагогик эшчәнлеген Яңа Балтач урта мәктәбендә математика укытучысы булып башлый. 1966 елдан алып Тозлыкуш сигезьеллык, артабан – урта мәктәбендә эшли. Тырыш хезмәте белән коллективта абруй яулый. 1988 елда аңа “Өлкән укытучы” исеме бирелә. 1965-1973 елларда Бөре дәүләт педагогия институтының математика факультетында читтән торып укый. Күп җәмәгать эшләре алып бара, лектор, агитатор була. Күп еллар мәктәпнең профсоюз оешмасын җитәкли. Яшьлегендә район комсомол конференциясе делегаты итеп сайлана. “Хезмәт ветераны” медале, “Социалистик ярышта җиңүче” билгесе, Почет грамоталары белән бүләкләнгән, РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы. Әтиебез Рәдиф Фазылҗан улы белән безгә, 5 балалары – Рәмис, Рөстәм, Рәсимә, Руслан, Рәзиләгә барлык мәхәббәтләрен, назларын, яратуларын, иркәләрен биреп үстерделәр. Әтиебез Себер якларында эшләп, хезмәт алдынгысы булып танылды. Еллар үтте, без – балалары да үстек һәм зур тормышка юл алдык. Кызганычка каршы, 2004елның 2 июнендә әтиебез безне, әнине, туганнарым һәм энекәш-сеңелләремне калдырып, авыр кайгыларга салып, бакыйлыкка күчте. Бүген әнинең 12 оныгы, 4 туруны бар. Рәсимә апам нәкъ әни юлыннан китте – математика фәнен яраттыручы, өйрәтүче. Бүген ул Тозлыкуш урта мәктәбендә укыта. Укытучы дәрестә генә белем бирү түгел, ә балаларны бар яклап та тәрбияләү, һәрберсенең күңеленә үзенчә юл табып, балаларның талантын ачу, юл күрсәтү, үрнәк булу, кайгы-шатлыкларын уртаклашу, алар өчен тәрбиялелек эталоны да булырга тиеш. Бу сүзләрне һавадан алып, матур булсын өчен генә язмыйм. Инде 2 дистә ел хаклы ялда булуына карамастан, укучылары аны һич онытмый, һәрчак шалтыратып, хәлен белергә килеп торалар. Аларның сүзләрендә жылылык, хөрмәт бөркелеп тора. Шуна күрә дә минем әнием – Мөсфирә Разетдин кызы Сәрвәрова – зур хәрефләр белән язылырга лаеклы Укытучы кеше, сөекле Әни дә. Әйе, кайсы сүзне беренче урынга куярга да белмим... Чөнки ул мәктәптәге балаларына гына түгел, барлык күңел жылысын үзе тапкан, баккан биш баласына да тулысынча бирде. Ул – минем иң беренче һәм иң кадерле остазым. Барлык белгән һөнәрләремне дә миңа ул өйрәтте: бәйләргә, чигәргә, тегәргә, ашарга пешерергә һәм башкаларга аннан өйрәндем. Алар арасында иң кирәклеләре – кешелекле булу, дөньядан, яшәүдән яхшылык таба белү. Шуның өчен мин аңа бик рәхмәтлемен. Кайда гына барсам, кем булып эшләсәм дә, миңа гел яхшы кешеләр генә очрый. Төрле чаклар була, төрле хәлләргә, кешеләргә очрыйсың, сүзләр ишетәсең, ә яхшылары, ачык йөзлеләре меңгә күбрәк. Мәктәптә, югары уку йортында укыганда, эшләгәндә дә үземә бик күп яхшы остазлар очрады. Алар- дан алган белем, тәҗрибә, үрнәк яшәештә бик ярдәм итте. Аларнын һәрберсе турында аерым китап язарлык, ләкин минем башлап әнием турында язасым килде, чөнки бөтен дөньяга караш әнидән башлана. Аңа мин язган бер дә ошамаячак – беләм, чөнки ул бик оялчан, тыйнак, мактаганны яратмый. “Мин – гади укытучы,” – ди ул. “Барлык укытучылар да хөрмәткә лаек, заманында намус белән эшләдек,” – ди. Минем бар дөньяга карашымның нигезе, остазым, укытучым, әнием турындагы иң изге сүзләремне әйтәсе килә. Дөньяда ни булса да, кайда барырга, ничек яшәргә белмәгән чакларда, күңелдәге “бала” әнигә тартыла, аның өйрәткәннәре маяк кебек алдагы юлны яктырта. Төрле буыннар вәкилләре буларак, без төрлечә фикер йөртәбез, дөньяга карашларыбыз да төрле, кайчагында капма-каршы була әле. Әмма, нинди генә гасырда булмасын, гореф-гадәтләр, тәрбия төпле тормыш нигезе булып кала . Шуның өчен әнием биргән тәҗрибәне түкми-чәчми бер кешегә булса да чәчеп, башка кеше шуның файдасын күрсә – бик шат булыр идем. Аның кебек булырга бик күп тырышлык кирәк, минем киләчәктәге омтылышым шул. Башкаларның: “Син әниеңә ошагансың,” – дип әйтүләре өчен тырышып яшим. Улларым саннарны да дөрес язарга өйрәнер, иң мөһиме – кешелекле, дөньяның ямен күрә белгән һәм калганнарга да шушы сыйфатларны өләшерлек булып үссеннәр. Укытучы кеше балаларны яратырга, хезмәтен чын күңелдән сөяргә тиеш. Бу эш бик җаваплы, күңелеңне биреп эшләсәң генә бер дә авыр түгел.

Автор:Ялкынлы сәламнәр белән Кырыс Себер якларының Түбәнге Сартым авыл тибындагы бистәсендә яшәүче кызы Рәзилә Исәбаева
Читайте нас: