ИГЕНЧЕ
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 февраль 2023, 16:15

Сталинград каһарманнарына багышлап

2 февральдә Сталинград өчен барган бәрелешләрдә җиңүгә 80 ел булды. Сталинград сугышы – Бөек Ватан сугыш еллары тарихында иң зур, фаҗигале алышларның берсе. Ул 1942нче елның 17 июлендә башланган һәм 1943 елның 2 нче февраленә кадәр дәвам иткән. Сталинград янында дошман гаскәрләрен чолгап алу һәм юк итү сугышчыларның батырлыгы һәм көчле рухы, гаскәр башлыкларының таланты һәм осталыгы символына әйләнде. Мондый зур казанышка тыл хезмәтчәннәренең үз-үзләрен аямыйча, чыдамлылык һәм тырышлык белән эшләүләре нәтиҗәсендә дә ирешелде.

Сталинград каһарманнарына багышлап
Сталинград каһарманнарына багышлап

 

         Бүген район үзәгенең Җиңү паркында әлеге тарихи вакыйгага багышланган тантаналы  митинг үтте. Совет солдатларының батырлыгын данларга, һәлак булганнарны искә алырга муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев,  оешма-учреждениеләр җитәкчеләре һәм вәкилләре, мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар җыелды. Тантаналы чарада Мәңгелек утка чәчәкләр салынды һәм яугирләр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

Муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, ветераннар советы рәисе Идгар Габдрахман улы Еникеев, Чакмагыш тарихи-туган якны өйрәнү музее директоры Ләйсән Рифир кызы Хәлимова чыгышларында Сталинград өчен гомерен биргән совет солдатларының, якташларыбызның батырлыкларын билгеләп үттеләр, киләчәктә күк йөзе тыныч булуын, имин тормыш  теләделәр.

Тантаналы митингта шулай ук мәдәният йортының “Березка” рус халык вокаль ансамбле, “Гармония” вокаль ансамбле башкаруында “На поле танки грохотали” һәм “Эх, дороги” сугыш   чоры җырлары   яңгырады. Яшьләр үзәге ирекмәннәре чарада катнашучыларга “10 Җиңү һәйкәле” дип аталган флаерлар тараттылар.

 

 

 Язманың тулы варианты белән гәзитебезнең киләсе санында таныша аласыз.

Сталинград каһарманнарына багышлап
Сталинград каһарманнарына багышлап
Сталинград каһарманнарына багышлап
Сталинград каһарманнарына багышлап
Сталинград каһарманнарына багышлап
Сталинград каһарманнарына багышлап
Сталинград каһарманнарына багышлап
Сталинград каһарманнарына багышлап
Сталинград каһарманнарына багышлап
Сталинград каһарманнарына багышлап
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: