+14 °С
Болытлы
Гаилә белән бергә чаралар үткәрү бала шәхесе үсеше өчен уңай шартлар тудыра. Гаилә хезмәте психологы Гөлшат Флүр кызы Якупова үткәргән конкурслар әти-әниләрнең тәрбия белемнәрен арттыру, эшнең аеруча нәтиҗәле алымнарын эзләү һәм үзләштерүгә юнәлтелгән иде.
Әти-әниләребез никадәр шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булса, балалар да шундый булып буйга җитә. Әти-әнинең үз эшенә, әйткән сүзенә, бурычларына мөнәсәбәте бала өчен үрнәк.
Чара Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче балаларның музыкаль һәм иҗади номерлары белән үрелеп барды. Җылы һәм дустанә мохиттә үткән чара гаиләдә әти-әни һәм бала арасында булган мөнәсәбәтләрне ныгытуга булышлык итте.