

Солдатларга озак саклана торган ризыклар, чәйләр, җылы киемнәр: оекбашлар, носкилар, шарфлар, термобельелар, медицина препаратлары, көндәлек гигиена кирәк-яраклары, чәйләр, кофелар, тәм-томнар, танау очы кычытканга күчтәнәчләр һәм башкалар. Солдатларга күңел җылылыгы белән сугарылган сәлам хатлары, балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларның, тәрбиячеләре Илмира Мөхъянова белән якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үз куллары белән ясалган открыткаларын да куйдылар. Шушы эшкә бердәм тотынып, әйберләр әзерләвегез өчен зур рәхмәт, авылдашларым! Барлык җыелаган гуманитар ярдәм егетләребезгә барып ирешсен!
Фото һәм мәгълумат Аблай авылы мәдәният йортының “Бәйләнештә” сәхифәсе төркеменнән алынды.