

Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 9 б класс егетләре һәм кызлары укытучылар И.Р. Гыйләҗева, Р.Ә. Сәлахова, Л.Г. Вәселева җитәкчелегендә шушы акциягә бердәм кушылып, яугирләргә хат яздылар. Хатның кемгә тәгаенләнгәне мөһим тугел. Шулай ук солдатның да хат язучыны белүе әһәмиятле түгел. Эш башкада. Хәрби операция – бик җаваплы, авыр бурыч, анда катнашкан солдатларның гомере һәр мизгелдә кыл өстендә, яшәү белән үлем арасында калырга мөмкин. Сугыш туктап торган арада туган яктан кош теледәй сәлам хаты алу – алар өчен зур сөенеч. Җылы сүзләр көч өсти, җиңүгә рухландыра. Чөнки ул хатлар бит туган яктан, тыныч тормыштан килгән, димәк, хат бик тә кадерле.
Укучылар солдатларга язган хатларында якташларыбызга туган як сәламнәрен җиткерделәр. Аларның исән-сау, җиңү белән туган җиребезгә, гаиләләренә, кадерле әниләре, газиз балалары янына тизрәк әйләнеп кайтуларын теләделәр һәм якташ яугирләребез белән горурлануларын да язып, аларга батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен дә җиткерделәр.