ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
3 февраль 2023, 09:55

Тәнгә сихәт, күңелгә дәрт алып...

Хезмәткә һәм оборонага әзерлек (ГТО) – дәүләт физик тәрбия системасың нигезен тәшкил итүче һәм сәламәтлекне ныгытуга, кешеләрнең төрле яклап физик үсешенә, аларны Ватанны саклауга әзерләүгә юнәлдерелгән физкультура комплексы.

Тәнгә сихәт, күңелгә дәрт алып...Тәнгә сихәт, күңелгә дәрт алып...
Тәнгә сихәт, күңелгә дәрт алып...

 

Аблай урта мәктәбендә укучыларның сәламәтлеген ныгыту, спортка уңай караш, сөю тәрбияләү юнәлешендә күп эшләр башкарыла. Спорт сөючеләр дә аз түгел. Нинди генә чаралар үткәрелсә дә, укучылар зур теләк белән катнаша, призлы урыннар яулый.

Күптән түгел мәктәп күләмендә үткәрелгән сәламәтлек атналыгының һәр көне төрле спорт ярышлары, кызыклы уеннар, күңелле тәнәфесләр белән тулыланып  торды. “Әти, әни һәм мин – спорт сөюче гаилә!” дип исемләнгән ярышларда 3 гаилә катнашып, үзләренең җитезлекләрен күрсәттеләр.

5-9 нчы сыйныфлар укучылары  очен тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләргә һәм наркотикларга бәйлелекне профилактикалау буенча әңгәмә һәм видео-дәресләр үткәрелсә, 1-4 класс укучыларының “Мин спортны яратам” темасына рәсем төшерү конкурсы эшләреннән күргәзмә оештырылды.

Атна дәвамында спорт түгәрәкләре эшчәнлеге дә җанлырак итеп алып барылды. Укучылар шахмат, шашка, кул көрәше, волейбол уеннарында көчләрен сынадылар, тренажёрларда шөгыльләнделәр.

Ә кышкы каникул вакытында оештырылган “Гаилә стартлары”нда укучылар, укытучылар һәм ата-аналар бергәләшеп күңелле эстафетада, төрле спорт уеннарында катнаштылар. Кар өстендә футбол уйнау аеруча кызыклы булды.

Районда үткәрелгән спорт ярышларында да укучыларыбыз теләп катнаша. Кышкы спорт сезонын ачу чарасында 8 нче класс укучысы Габдуллин И.  2 нче урынны яуласа, ә укучыларның XXV Спартакиадасы исәбендә үткәрелгән чаңгы ярышында мәктәп командасы 2 нче призлы урынга чыкты.

23 январь көнне авылыбызда “Уңайлы спорт” проекты кысаларында үткәрелгән скандинав йөреше чарасында да мәктәп коллективы читтә калмады. Сәламәтлеккә булышлык итүче, оештыручысы һәм координаторы безнең мәктәптә укыган Фәрит Хорматулла улы Гыйндуллин булган әлеге бәйрәм зур оешканлык белән үтте.

Укучыларыбызның “Сәламәт тәндә – сәламәт рух” икәнен истә тотып, һәр чарада актив катнашуы аларның спорт белән дус булуын дәлилли. Үткәрелгән һәр чара, һичшиксез, балаларның сәламәтлеген ныгытуга булышлык итәчәк.

Автор:Әнүдә Исхакова, Аблай урта мәктәбенең югары категориялы физик культура укытучысы.
Читайте нас