ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
4 февраль 2023, 15:35

Бозда алышлар дәвам итә

Бозда алышлар дәвам итә Өсте ябулы "Чакмагыш — Арена" боз шугалагында үсмер яшьләр арасында шайбалы хоккей ярышлары дәвам итә. Шимбә көнне безнең район уенчылары, Хәйбулла районыннан көндәшләрен 12:2 исәбе белән кыйратып, Стәрлетамак шәһәрендә үтәчәк финал уеннарында катнашу хокукына ия булдылар. Якташларыбызга җиңү яулауларын телибез. * * * Шул ук көнне 40 яшьтән өлкәнрәк уенчылар да алышка чыкты. Кызганыч, безнең "Трактор" командасы янә отылды: Стәрлетамак шәһәреннән "Орлан" командасы уенчылары алардан осталыкта өстенрәк булып чыкты. Алдагы уеннарда ир-егетләребез, һичшиксез, яхшы уен күрсәтер, дип өметләнәбез.

Бозда алышлар дәвам итәБозда алышлар дәвам итә

Автор:Индира Латыпова 
Читайте нас