ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
6 февраль 2023, 04:55

Чакмагыш көрәшчеләре сынатмады

Үткән шимбәдә Пермь шәһәрендә билбау көрәше буенча Гомумрусия ярышлары үтте. 2006-2008 елларда туган егетләр һәм кызлар көч сынашкан бу бәйге Әфган сугышында батырларча һәлак булган яугирләрнең якты истәлеген хөрмәтләп оештырылды.

Чакмагыш көрәшчеләре сынатмадыЧакмагыш көрәшчеләре сынатмады
Чакмагыш көрәшчеләре сынатмады


Ярышларда Башкортстан, Татарстан, Карачай-Черкес республикаларыннан, Рязань өлкәсеннән һәм Пермь краеннан килгән спортчылар катнашты. Анда районыбыз данын тренер И.Р.Зәйнетдиновның укучылары булган 10 яшь якташыбыз лаеклы яклап, алты призлы урынны яулауга иреште. 60 килограммга кадәрге авырлык категориясендә Илнар Мохтаров 1 урынга чыгып, җиңүче булды. 52 килограммга кадәрле авырлык категориясендә Камилла Шәмсиева, 71 килограммга кадәрге категориядә көрәшүчеләр арасында Динар Хәйруллин, 45 килограммга кадәрге категориядә Редик Латыйпов икенче урынны яуладылар. 60 кг.-га кадәрге авырлык категориясендә Радим Габделганиев белән 71 кг.-га кадәрге категориядә Илгизәр Бәшәров җиңүчеләр пьедесталының өченче баскычына күтәрелү хокукына ия булды.
Яшь көрәшчеләребезне һәм аларның тренерларын шушы мәртәбәле казанышлары белән ихлас котлыйбыз һәм артабан да аларга бары тик уңышлар, ныклы сәламәтлек юлдаш булуын телибез.
Луиза Абдрахманова,
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры.

Чакмагыш көрәшчеләре сынатмады
Чакмагыш көрәшчеләре сынатмады
Чакмагыш көрәшчеләре сынатмады
Чакмагыш көрәшчеләре сынатмады
Чакмагыш көрәшчеләре сынатмады
Чакмагыш көрәшчеләре сынатмады
Чакмагыш көрәшчеләре сынатмады
Чакмагыш көрәшчеләре сынатмады
Чакмагыш көрәшчеләре сынатмады
Чакмагыш көрәшчеләре сынатмады
Чакмагыш көрәшчеләре сынатмады
Чакмагыш көрәшчеләре сынатмады
Чакмагыш көрәшчеләре сынатмады
Чакмагыш көрәшчеләре сынатмады
Автор:
Читайте нас