ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
6 февраль 2023, 07:35

Гимназиядә – “Ачык ишекләр көне”

4 февральдә Чакмагыш гимназиясендә районыбыз мәктәпләренең 10-11нче сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү чарасы үтте. Укучылар  Уфа дәүләт  нефть-техник университеты вәкилләре белән очрашты. Анда муниципаль район хакимиятенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, гимназия директоры Илдус Фидус улы Шәйдуллин, УДНТУның “Гамәли һәм табигый-фәнни дисциплиналар” кафедрасы доценты Радик Биктимер улы Мәсәлимов, югары уку йорты вәкилләре, Чакмагыш беренче урта мәктәбе, гимназия, Имәнлекул, Рәҗәп, Иске Калмаш, Яңа Балтач, Юмаш, Үрнәк урта мәктәпләре укучылары катнашты.

Гимназиядә – “Ачык ишекләр көне”Гимназиядә – “Ачык ишекләр көне”
Гимназиядә – “Ачык ишекләр көне”

 

УДНТУ белгечләре белән  очрашу вакытында   чыгарылыш сыйныф укучылары булачак һөнәрне анализлау, чагыштыру һәм үзләрен  кызыксындырган, күңеленә яткан һөнәрне  сайлау мөмкинлегенә ия булдылар. Һөнәри юнәлеш бирүне максат итеп куйган  чара укучыларда теге яки бу һөнәргә карата кызыксыну уятты, сайларга, теләгән һөнәр белән киңрәк танышырга ярдәм итте. Чара кысаларында  булачак абитуриентлар УДНТУның уку бүлекләре һәм белгечлекләре турында тулы мәгълүмат, кабул итү үзенчәлекләре һәм университетта укыту процессы белән таныша алдылар,  төркемнәргә бүленеп, кабинетларда кызыклы һәм фәһемле осталык дәресләре, уен-викториналарда катнаштылар.

 

 

Бу хакта тулырак – гәзитебезнең киләсе санында.

Гимназиядә – “Ачык ишекләр көне”
Гимназиядә – “Ачык ишекләр көне”
Гимназиядә – “Ачык ишекләр көне”
Гимназиядә – “Ачык ишекләр көне”
Гимназиядә – “Ачык ишекләр көне”
Гимназиядә – “Ачык ишекләр көне”
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас