

Районыбызның авыл биләмәләрендә мобилизацияләнгән яугир якташларга кирәк-яраклар җыю дәвам итә. Шөкер, Яшьләр үзәгендә урнашкан М.Шәйморатов исемендәге волонтёрлар штабындагы гуманитар ярдәм җыю пунктыннан кеше өзелгәне юк.
Әлеге изге эштә илебезнең имин киләчәгенә битараф булмаган Иске Калмаш авыл биләмәсе халкының да өлеше бик зур. Халыктан җыелган акчага кирәк-яраклар алуда һәм аларны волонтёрлар штабына илтеп тапшыруда олы теләктәшлек күрсәткән оештыручылар Иске Калмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Рөстәм Макулов, авыл старостасы Айсылу Баһаветдиновага рәхмәт.
“Транснефть – Урал” акционерлар җәмгыятенең Чакмагыштагы җитештерү диспетчерлык станциясе күрсәткән ярдәм бәһалап беткесез. Игелекле ярдәм дәвамлы булсын, ярдәм җыюда катнашкан һәркемгә саваплары әйләнеп кайтсын!