ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
6 февраль 2023, 11:25

Илебезнең имин киләчәге өчен

Бүгенге көндә Украинада барган махсус хәрби операциядә илебездән, республикадан, районыбыздан егетләр катнаша, Ватан алдында изге бурычларын үти. Тынычлык булсын, гаиләләр имин яшәсен дип, Тайняш авыл биләмәсеннән киткән якташларыбыз да бүгенге көндә батырлык өлгеләре күрсәтә.

Илебезнең имин киләчәге өченИлебезнең имин киләчәге өчен
Илебезнең имин киләчәге өчен


Әхмәт авылы халкы бердәмләшеп, мобилизацияләнгән якташ егетләребезгә кирәк-яраклар алу максатында 40 меңгә якын акча җыйган. Әлеге изге эштә илебезнең имин киләчәгенә битараф булмаган авылның имам-хатыйбы Флүр Риф улы Якупов белән аның тормыш иптәше Айсылу Рамус кызының өлеше бик зур. Шулай ук Әхмәт авылы китапханәчесе Ләлә Шәймәрдәнова халыктан җыелган акчага кирәк-яраклар алуда һәм аларны волонтёрлар штабына илтеп тапшыруда олы теләктәшлек күрсәтә.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас