+24 °С
Яңгыр


Тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы Илнур Дамир улы Фәрхетдинов укытучылар һәм сыйныф җитәкчеләре белән берлектә әлеге чара тормыш хәвефсезлеге нигезләре айлыгы чикләрендә үткәрелде. Укучылар бик күп этаплар үтеп сафта йөрү әзерлеге , автоматны тизлектә сүтеп-җыю, медицина, тарих, янгын хәвнефсезлеге, хәрби җырларны белү, беләк көче ярдәмендә идәннән күтәрелү, аркылы борыста гәүдәне күтәрү буенча көч күнегүләрен башкардылар. Чара күңелле, мавыктыргыч, кызыклы узды. “Аҗаган” нәтиҗәләре буенча иң яхшы укучылар грамоталар белән бүләкләнде. Фото һәм мәгълүмат Иске Бәшир урта мәктәбенең “Вконтакте” сәхифәсе төркеменнән алынды.