

Әлеге чарада районыбыз мәктәпләрен тәмамлап, бүгенге көндә республикабызда һәм тирә-як төбәкләрдә белем алучы студентлар катнашты. Әлеге чараның төп максаты – яшьләребезнең бердәмлеген булдыру һәм төрле юнәлештәге белгечләрне район җирлегенә җәлеп итү. Чараны алып баручы яшь укытучылар Илсур Саматов һәм Алина Исламова очрашуны диалог формасында кызыклы итеп алып бардылар. Илсур Мазһар улы кызлар һәм егетләргә “Кайсы имтихан авыр булды?”, “Һәр кеше үз гомерендә ким дигәндә 1 тапкыр булса нәрсә эшләргә тиеш?”, “15 елдан соң сезнең тормышыгыз нинди булыр?”, “Сез белгечлек буенча эшләргә уйлыйсызмы?” кебек сораулар бирде һәм аларга төрле җаваплар һәм фикерләр ишеттерде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев Ямалеев студентларны сәламләп, районның авыл хуҗалыгы тармагында ирешелгән казанышлары, социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Дустанә мохиттә, ихлас аралашу форматында узган чарада район җитәкчесе кызлар һәм егетләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, алар белән ихлас аралашты. Чара барышында инициативалы яшьләр төркемнәргә бүленеп, спорт, мәдәният, яшьләр инициативасы һәм ял сәгатьләрен оештыру, волонтерлык юнәлешләре буенча проектлар тәкъдим иттеләр, социаль әһәмияткә ия мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Октябрьск музыка көллияте студенты Идрис Хәмидуллин, Башкорт дәүләт аграр университеты студенты Эльвира Гомәрова, Уфа урман-техник техникумы студенты Гайсина Алина башкаруындагы җырлар очрашуга тагын да ныграк ямь өстәп, бәйрәм кәефе бүләк итте. Бу көнне шулай ук мәдәният йорты фойесында Алсу Черникова студентларны кипкән җиләк-җимешләрдән букет ясарга, Гүзәлия Галиева никахка яулык бәйләргә өйрәтте, ә Башкортстан архитектура-төзелеш көллияте студенты Айнур Гомәров исә кубик-рубик җыю серләре белән уртаклашты. Мәдәният йортының тамаша залында якташыбыз, психолог Илшат Акчурин "Эффектив аралашуның 7 принцибы” турында сөйләде, осталык дәресе үткәрде. Язманың тулы варианты белән “Игенче” гәзитендә танышырга була.