ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
6 февраль 2023, 09:25

Халык иҗатчыларының смотр-конкурсы

Күптән түгел үзешчән сәнгать коллективлары һәм ялгыз башкаручыларның шушы исем астындагы район смотр-фестивале башланып китте. Күркәм традициягә әверелгән бу иҗатди бәйге әлеге юлы Русия халыкларының мәдәни мирасы һәм кече Ватан өчен файдалы эшләр елларына багышланды.

Халык иҗатчыларының смотр-конкурсыХалык иҗатчыларының смотр-конкурсы
Халык иҗатчыларының смотр-конкурсы

Иң беренче булып чыгыш ясау хокукы быел Калмашбаш авыл биләмәсе артистларына йөкләтелде һәм алар бу мактаулы миссияне уңышлы башкарып чыкты.

Фестивальны ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев та катнашты, барлык тамашачыларны сәламләп, сәхнә осталарына иҗади уңышлар теләде. Бар гомерен мәдәният-сәнгатькә багышлаган җырчы, композитор, шагыйрь Рәвис Муллаян улы Сабитовка “Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем дә тапшырылды бу кичәдә.

Бәйрәм концерты аның җитәкчелегендәге халык уен кораллары ансамбле башкаруындагы халкыбызның моңлы һәм дәртле көйләре белән башланып китте. Рәвис Муллаян улы хатын-кыз һәм ир-егетләрдән торган вокаль ансамбльләрнең чыгышын да әзерләгән. Якташларының дәртле җырларын тамашачы бик яратып кабул итте.

Эльвира Гомәрова, Рәйлә Рамазанова, Мөнирә Сабитова, Эльвира Гәрәева, Резеда Тимофеева авылдашларын һәм килгән кунакларны берсеннән-берсе матурак җырлар белән шатландырса, Светлана Латыйпова Рәми Гариповның “Яндырылган хатлар” поэмасыннан өзекне, Нәфисә Гомәрова үзе иҗат иткән шигырьне сәнгатьле укулары белән сокландырды. Әниле-кызлы Альбина Нәбиуллина һәм Айгөл Кәримованың вокаль дуэты, алар янында күбәләктәй бөтерелеп, очып биеп йөргән Сәйдәнең чыгышы смотр концертының гүзәл бер уңышлы күренеше булды.

Һәр концертның иң күркәм бизәкләре – ул, әлбәттә, биюләр. Калмашбаш исә сәнгатьнең бу төре белән күптән дан тота, чөнки биредә үз эшенең остасы, сәхнәгә күптөрле кызыклы биюләр салучы Гөлсем Хаҗипова эшли. Смотр концертында аның җитәкчелегендәге өлкән яшьтәгеләрнең “Рәйхан” фольклор коллективы “Трудодень”, “Җәйләүдә”, “Илһам” бию ансамбле кызлары “Сугыш”, “Косилка-молотилка” кебек композицияләрне сәхнәләштерде. Айгөл Кәримова башкаруындагы татар, Лилия Гайсинаның башкорт биюләре дә тамашачылар күңеленә хуш килде.

Бәйрәм кичәсендәге иң көчле алкышлар исә нәни егетләребезнең “Ядкарь” төркеме (җитәкчеләре – Вәсилә Гыймаева) чыгышыннан соң яңгырады. Булачак солдатларыбыз смотр концертына “Яшь десантчылар” биюен әзерләгән һәм ул бик уңышлы килеп  чыкты.

Моңлы җырлар, дәртле биюләр кичәне алып баручылар Илнур Латыйпов, Рита Хаҗипова яңгыраткан шигъри юллар белән үрелеп барды.

Һәрбер авыл биләмәсе концерт номерлары белән беррәттән берсеннән-берсе чагу кул эшләре күргәзмәләре дә оештырган, аларның матурлыгына сокланмыйча калу мөмкин түгел. Сәйлән, йон, тал һәм башка чималлардан ясалган әйберләрдән алып тарихи экспозицияләргә кадәр урын бирелгән мәдәният йортлары фойесында.

 

Халык иҗатчыларының смотр-конкурсы
Халык иҗатчыларының смотр-конкурсы
Халык иҗатчыларының смотр-конкурсы
Халык иҗатчыларының смотр-конкурсы
Халык иҗатчыларының смотр-конкурсы
Халык иҗатчыларының смотр-конкурсы
Халык иҗатчыларының смотр-конкурсы
Халык иҗатчыларының смотр-конкурсы
Халык иҗатчыларының смотр-конкурсы
Автор:Денис Мансуров
Читайте нас