

Концерт “халык” исемен йөртүче “Ахирәтләр” татар фольклор ансамбле әгъзалары (җитәкчеләре – Алина Сәлихова) тарафыннан әзерләнгән “Бәби туе” композициясе белән башланды. Кичә дәвамында сәхнәгә гашыйк якташларыбыз Эльвера Тимерханова, Әлфия Шәфыйкова, Светлана Локманова, Земфира Хаҗипова, Радин Мифтахов, Марсель Мохтаров моңлы җырларын яңгыратты.
Радик һәм Розалия Гафаровларның чыгышын тамашачы һәрвакыт көтеп ала һәм көчле алкышларга күмә, бу юлы да шулай булды. Әлеге иҗади гаилә ел саен смотр концертына ир-егетләр һәм хатын-кызлар вокаль ансамблен әзерли, репертуарны баету, тавышларга бүлүгә зур тырышлык сала алар, шуңа күрә дә гүзәл затларыбыз һәм батыр ирләребез башкаруындагы җырлар авыл халкының күңелләренә хуш килде.
Таскаклы авылының гармунчылар ансамбле аеруча сокландырды. Бер авылда туып, инде хәзер төрлесе төрле җирләрдә гомер итеп тә, кече Ватаннарында узган бәйгегә ашкынып кайткан абыйлар ихлас рәхмәт сүзләренә, хөрмәт хисләренә лаек.
Шаян башкорт биюе “Киленчәк”не Алина Сәлихова башкарса, “Чакматаш” халык бию ансамле кызлары тамашачылар игътибарына урыс, чечен, калмык, башкорт биюләрен тәкъдим итте. Җитәкчеләре Гөлназ Габсәлихова үзен өметле җырчы буларак та күрсәтте.
Беренче чирканчык алган Калмашбаш, Тозлыкуш авыл биләмәләреннән һәвәскәр артистларыбызга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез, алар район үзешчәннәре бәйгесен яхшы дәрәҗәдә ачып җибәрерләр, дигән ышанычны тулысынча акладылар. Уңышлар юлдаш булсын сезгә!