

Тарих укытучысы Ф.Р.Баһманова укучыларга Русия Ггерое М. М. Шәйморатовның данлы юлы турында сөйләде. Солдат, разведчик, дипломат, полководец – ул һәркайда үз урынында булган һәм Ватанга тугры хезмәт итү бурычын намуслы үтәгән. Аның катнашлыгында һәм җитәкчелегендә төзелгән Башкорт кавалерия дивизиясе Бөек Ватан сугышында иң яхшы хәрби берләшмәләрнең берсе була. Легендар комдив Шәйморатов 1943 елның февралендә Ворошиловград (хәзерге Луганск) янындагы сугышта һәлак була. Ул безнең республиканың горурлыгы булып тора.
Артабан директор урынбасары А.Р. Зарипова укучылар алдында чыгыш ясап, картәтисе – шушы дивизия сугышчысы, Дан, Кызыл Йолдыз орденнары һәм “Батырлык өчен” медале кавалеры Фәтхелбаян Мәгалим улы Мәгалимов турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Класс сәгате презентация күрсәтү белән үрелеп барды.